Нурлат үзәгендә бер якка хәрәкәт итә торган юл ачылды
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Нурлат шәһәренең Кооператив урамында бер яклы хәрәкәт өчен юл ачылды. Бу турыда «Нурлат-информ» хәбәр итә. «Хәзер биредә элеккечә Гиматдинов урамы ягыннан керү тыела», диелгән хәбәрдә. Юл эшләре алып барылу сәбәпле, бу юл вакытлыча ике якка хәрәкәт итә торган итеп ясалган иде. ЮХИДИ хезмәткәрләре йөртүчеләргә игътибарлы булырга һәм юл кагыйдәләрен бозмаска киңәш итә.