Владимир Путин Россиядә пенсияләр киләсе елларда да артачагын әйтте
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). РФ Хөкүмәте 2022 һәм 2023-2024 елларда пенсияләрне арттыруны дәвам итәчәк. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә. «Киләсе елларда без пенсияләрне арттыруны дәвам итәчәкбез. Мондый индексацияләргә акчалар бюджетка салынган», — диде Россия Президенты Владимир Путин икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмә вакытында. Элегрәк Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков хәбәр иткәнчә, 2022 елда социаль пенсияләр 7,7 процентка индексацияләнә.