Другие новости Менделеевска и Татарстана на этот час
Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


<
>

Фермерлык хәрәкәтенә 30 ел: Иң кыю егетләрнең язмышны үз кулларына алу тарихы

Фермерлык хәрәкәтенә 30 ел: Иң кыю егетләрнең язмышны үз кулларына алу тарихы

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов шәхси ярдәмче хуҗалыклар, фермер хуҗалыклары авыл тормышының нигезе булуын әйтте.

— Безнең кыю егетләр белән бу юлны 30 ел эчендә уздык. Башта аңлашылмаучанлык, битарафлыктан башлап, дәүләт ярдәменә кадәр юл ул. Башында торган кешеләргә җиңел булмады. 90нчы еллар башында авыл хуҗалыгы предприятиеләре какшый башлады, терлекнең баш саны кимеде, эш хакы түләргә акча да юк иде. Татарстанның иң кыю егетләре язмышны үз кулына алды, ничек эшләп булуны үрнәк итеп күрсәттеләр.

2000 еллар башында авыл хуҗалыгы үсеше өчен чакырылган инвесторларга төрле фикерләр булды. Миллион гектар сөрүлекләр ташландык хәлдә калыр дигән куркыныч бар иде. Безгә күбрәк масштаблы үзгәрешләргә илтерлек кыю кешеләрне һәм компанияләрне җәлеп итәргә туры килде. Җирләрнең бер өлешен, үз эшен алып барырга сәләтсез авыл хуҗалыгы предприятиеләрен бирергә туры килде.

Бүген Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысын фермер хуҗалыклары, шәхси хуҗалыклар җитештерә икән, никадәр зур тырышлык дигән сүз, — дип белдерде Марат Әхмәтов. Фермер, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе президенты Камияр Байтемиров фермерларга алга таба тагын да яхшырак мөнәсәбәттә булсыннар иде дигән теләген җиткерде.

— Проблемалар гел булачак. Башкарма хакимият безнең өндәүләргә, теләкләргә колак салырлар дип ышанам. Фермерларга яхшырак мөнәсәбәт булсын иде, — дип чыгыш ясады ул.

Җиңүче гаилә династияләренә — 100 мең сум

ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Гаилә фермер династияләре» республика конкурсында җиңүчеләрне тәбрикләде. Алар 100 мең сум күләмендә премиягә лаек булды. Татарстанның 5 районыннан 5 фермер династиясе. Лениногорск районының Урмышлы авылыннан Хәбибуллиннар гаиләсе 22 елдан артык үсемлекчелек белән шөгыльләнә. Династия башлыгы Фәнзәт 2006 елдан, ә Азат 2014 елдан фермер. Хуҗалыкта 136 ц/га азык, 29 га бөртекле һәм 9 ц/га техник культуралар үстерәләр.

Саба районының Мишәбаш авылыннан Әхәтовлар гаиләсе 26 елдан артык сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә. Династия башлыгы Фәиз фермер эшчәнлеге белән — 2004 елдан, ә Данир 2012 елдан башлап шөгыльләнә. Фермада 110 баштан артык мөгезле эре терлек асрала. Фермерлар 10 мең тонна сөт җитештерәләр.

Теләче районы Югары Мәтәскә авылыннан Сәлахиевлар гаиләсе 23 елдан артык катнаш авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә. Династия башлыгы Рафыйк фермер эшчәнлеге белән — 2005 елдан, ә Рамил 2013 елдан башлап шөгыльләнә. Хуҗалыкта 100 баш сыер бар, гектардан 33,6 центнер бодай, 31,1 центнер арпа һәм 33,2 центнер солы алганнар.

Менделеевск районының Енабердино авылыннан Леонид һәм Николай Васильевлар гаиләсе 17 елдан артык сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә. Фермерлар 257 тонна сөт җитештерәләр.

Чистай районының Кече Талкыш авылыннан Шәриповлар гаиләсе 22 елдан артык сөт терлекчелеге һәм бөртекле культуралар җитештерү белән шөгыльләнә. Фермада 62 баш эре мөгезле терлек, 314 баш сарык, 130 яшь терлек асрыйлар. Фермерлар 400 тонна сөт җитештерәләр. 40 тонна бөртекле ашлык алганнар.

Шәриповлар династиясе башында торган Җәүдәт Шәрипов 1993 елдан бирле фермерлык хуҗалыгы белән шөгыльләнүен әйтте. 2008 елда КФХ итеп үзгәрткән.

— Балалар булыша. 2009 елда бер улым үзе мөстәкыйль хуҗалык ачты. Тагын ике улым ярдәм булыр дип ачып караганнар иде, аннары майтара алмадылар. Бер елдан яптылар. Минем белән бергә эшлиләр. Үсәргә кирәк инде эшебездә. Миңа 66 яшь, бәлки, пенсиягә дә китәргә вакыттыр. Үзем китсәм дә, балалар дәвам итәчәгенә 100 процент ышанам. Шунда фермада уйнап үскән малайлар бит алар, — дип сөйләде Җәүдәт Шәрипов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Шәриповларның 67 савым сыеры бар, тәүлегенә 500 литр сөт җитештерәләр. «Миндә нәселле түгел, гади терлек», — диде гаилә башлыгы.

Җәүдәт абыйның яшьләргә киңәше дә бар.

— Эштән курыкмасаң, теләсә кем башкара ала моны. Шофермы яки башка техник белеме булса, шул да җитә. Теләк һәм сәламәтлек кенә кирәк, — диде ул.

«Умартачылык керемле тармак булса да, акчаны гына уйлау дөрес түгел»

Бәйрәмгә килгән кунаклар арасында Лаешның Кече Елга авылыннан Зариповлар да бар иде. Алар умартачылык белән шөгыльләнә. 300 баш умарталары бар.

— Бөтен гаилә белән тырышып эшләсәң генә була, балаларга, оныкларга да эш җитә. Үзебез алты буын умартачылар без. Элек бабайлардан килгән традиция. Җиде бертуган, бишесе умартачылык белән шөгыльләнә. Төп һөнәребез бу, канга сеңгән инде ул. Килен булып төшкәч кенә шушы эшкә өйрәндем. Курыкмадым. Үзеннән үзе кереп кителде. Элек бал гына булса, хәзер балавыз, башка нәрсәләр дә ясыйбыз. Балның сыйфаты яхшы булгач, шөкер, шул бал кирәк дип сорап килүчеләр бар. Бездә күбрәк юкә балы. Чит илләрдән дә сораучылар бар, — диде Оркыя Зарипова. Аның сүзләренчә, умартачылык керемле тармак булса да, акчаны гына уйлау дөрес түгел.

— Алай гына умартачылык белән шөгыльләнүне аңлый да алмыйм мин, күңел белән эшләү кирәк. Үзенә күрә кызык та, авыр да хезмәт ул. Кортлар - бик изге җан ияләре. Коръәндә дә язылган бу. Аларның кәефләрен аңлап бетереп булмыйдыр, мөгаен. Холыклары аерыла. Берсе яхшырак тырышкан, икенчесе ялкаурак, ул кадәр үк тырышмаска мөмкин. Кайвакыт монысы күршесеннән үрнәк алган икән дип тә куябыз, — диде умартачы.

Оркыя апа сүзләренчә, бүген эшлисе килгән кешегә мөмкинлекләр бар. «Стартап программасында да катнашырга була», — ди ул.

«Синеке түгел икән, бүтәнен эшләп кара»

Теләчедән Раилә Хисмәтуллина «Нәүрүз» кооперативында эшли.

— Сөт комбинатында сыр, май җитештерәбез. Россия буйлап сатабыз. Фермерга уңышлы эшләр өчен мөмкинлекләр көннән-көн әйбәтләнә. «Әйдәгез», - дип бездән алда баралар, барып сорыйсы да юк. Эшләргә өйрәтәләр, чакыралар, бүләклиләр…

Фермерга, беренче чиратта, уңышлы эшләү өчен үз-үзенә ышанырга, курыкмаска кирәк. Башлап карарга киңәш итәм. Синеке түгел икән, бүтәнен эшләп кара. Мин, мәсәлән, башта пекарня ачтым. Ипи пешереп карадым. Миңа килешмәде, миннән булмады, аны яптым. Аннары Теләченең бөлгенлектәге сөт комбинатын алдым. Анысы килеп чыкты. Бары тик үзеңнекен эзләргә кирәк, — дип киңәш итте Раилә Хисмәтуллина.

Ул хәзер хатын-кыз эшен дә күрә башлаганнарын әйтте.

— Элек тә хатын-кыз акыллы булган. Баш күтәрергә генә ирек бирмәгәннәр. Әти-әниләрдән шулай калган ул. Хәзер әкренләп хатын-кызларның акыллы икәнен күреп, ирек бирә башладылар, — диде ул.

Мәдинә Гыйлемханова Балык Бистәсе районы Яңарыш авылыннан. Аңа авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровтан Рәхмәт хаты тапшырылды.

— 2012 елдан сөт һәм ит җитештерәбез. 95 баш мөгезле эре терлек, 60 савым сыеры бар. Бүген тәүлегенә 850-900 литр сөт савабыз. Үсеш бар. 2017 елда гаилә фермасына кердем.

Кеше белән уртак тел табып, үзең дә иренмичә эшләргә кирәк. Шул вакытта уңышка ирешеп була, — диде ул. «Меңләгән чебинең күзләренә карап тору бик кызык булып тоелды»

Әтнә районыннан Илсур Әхмәтов унбер ел инде кошчылык юнәлешендә эшли. Ул — Казан тормышын калдырып, авылга кайткан кеше. Шәһәрдә мебель җитештерү буенча эше дә булган, анысын балаларга калдырган. Тантанада аның эшенә бәя итеп, грамота тапшырылды.

Яңа эш башлау җиңел булмады, акчасы кирәк иде. Мин программаларга кермәдем, үз көчем белән башладым. Инкубатордан беренче тапкыр меңләгән чебеш чыгуы нык истә калган. Шул меңләгән чебинең күзләренә карап тору бик кызык булып тоелды.

Хакимият эшләгән эшне, хезмәтне күргәч, күңел үсә, яңа үрләр яулыйсы килә. Кошларны ел саен арттырып торабыз, күп районнардан килеп алалар, Аллаһка шөкер. Мөмкинлек булса, тагын берәр ферма да төзисе иде. Авылга тагын да күбрәк игътибар бирелсен иде, авыллар бетә бит инде. Безнең авылда ничә кеше үлде, өйләр ябыла. Хәзер күбрәк игътибар бирсеннәр, югыйсә, соңга калалар, — ди ул.

«Техника таба алмый идек»

1991 елдан Аксубай районында терлекчелек белән шөгыльләнүче Алексей Гуляков атказанган исеменә лаек булды. Ул үзенең хезмәт юлының башын «авыр булды» сүзләре белән тасвирлый башлады.

Мин эшли башлаганда бернинди шартлар да юк иде. Үзем шәһәрдән авылга кайткан кеше, техника таба алмый идек. Ул вакытта барысы да фермерлар ассоциациясе аша эшләнде, алар табып, безгә тәкъдим итә иделәр. Без шуннан барып ала идек. Бервакыт дуңгызлар тоткан идем, чума дип анысын бетердек. Хәзер барысы 80 баш мөгезле эре терлек бар, илле сыер савабыз, барлык шартлар да бар, — дип сөйләде фермер.

«Акчаң булса да, алырга техника юк иде»

Теләче районыннан Сәгыйть Гыйниятуллин фермерлык хәрәкәтенең башында торган кешеләрнең берсе. Ул үз эшен нәкъ утыз ел элек башлаган.

Ничек башлап җибәрергә булганны хәзер үзем дә белмим. Ул вакыттагы авырлыкларны санап бетереп булмый, җиңел түгел иде. Җир алып булмый иде. Акчаң булса да, алырга техника юк иде. Хатыным белән бергә тырыштык, аннан балалар кушылды. Фермер өчен гаилә булу бик мөһим, аны бер генә кеше эшли алмый.

Башта безнең сыерлар бар иде, ул вакытта сөтне сатып булмады, арзан иде. Шуннан соң сыерларны саттык та, әкренләп атларга күчтек. Малайларым сорагач, ат алырга булган идем. Ул вакытта күп кеше сарык, сыер, умарта белән шөгыльләнде, яңа төрле юнәлеш булсын өчен, мин атлар алырга булдым. Бүгенге көндә 230 атыбыз бар. Бер башлагач, кирегә юл юк, хәзер инде ясаган база бар, — дип сөйләде ул.

«Мөселман булуымны да онытып, дуңгыз карадым»

Питрәч районыннан Харис Ибәтуллинның фермерлык эшен башлаганга да егерме елдан артык вакыт узган.

Мин совхозда баш агроном булып эшли идем. Баш белгеч булсам да, хезмәт хакын ала алмадым. Балалар үсте, аларга югары белем бирергә кирәк, шуның өчен фермер юлын сайладым. Авыл хуҗалыгы минем өчен таныш өлкә иде. Иң авыры шул булды: коры җир һәм хезмәт хакына бер карт сыер бирделәр, шуның белән эшне башларга кирәк иде. Совхоз таралганнан соң дуңгызлары булган ярдәмче хуҗалык калган иде. Район башлыгы мине чакырып алды, шул хуҗалыкны алып, эшләргә тәкъдим итте. Ул вакытта мин яшь идем, кирәк булгач, мөселман булуымны да оныттым. 900ләп дуңгыз тоттым. Аннан соң чума дип дуңгызларны бетерергә туры килде. Терлекчелек өлкәсен бөтенләй ташлармын дигән идем, тик үгезләр алырга булдым, аларны үз хисабыма булдырдым. Хәзер утыз үгез бар, күп түгел. Ул вакытта кредит алу да бик кыен иде әле, — дип хатирәләрен яңартты фермер.

«Минем „теща“ гомер буе авыл хуҗалыгында эшләгән»

Мамадыш районындагы «Фермер» авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Марс Юнысовның хәләл җефете Миләүшә ханым атказанган хезмәткәр исемен алды.

«Шундый мактаулы исемгә лаек булуыма әле дә ышанып җитә алмыйм, аңламый да калдым. Олы хезмәтемне күреп зурлаулары өчен рәхмәт», — дип сөйләде ханым. Алар 20 ел элек ферма хуҗалыгын оештырганнар.

Бик сизелерлек авырлыклар күрмәдек кебек, бер ферма сала башлаган идек, хәзер өч ферма бар, без дә казыктан башладык. Фермерлар өчен яңарышлар көтәбез, ике-өч ел элек Владимир Путин авыл хуҗалыгы өчен электр энергиясенә бәяне төшерергә дигән иде. Бүгенге көндә 7 сум 80 тиеннән электр энергиясен сатып алабыз. Ун ел элек Казан ярминкәсендә ит бәясе 280-300 сум тирәсе иде, хәзер дә шул тирә. Ун ел элек ягулык 10 сум тора иде, хәзер 47 сум. Без ала торган трактор ун ел элек 500-600 мең тирәсе тора иде, хәзер 1,5 — 2 миллион. Үгезне ун ел элек тә ел ярым ашатып үстерәсе иде, хәзер дә ел ярым үстерәсе. Шуннан чыгып, авыл хуҗалыгының киләчәген күз алдына китереп карагыз, тик бездә ышаныч бар әле.

Узган елны кооператив буенча грант откан идек. Көзгә ит эшкәртү цехын да эшләтеп җибәрергә уйлыйбыз. Хөкүмәт биргән субсидия хисабына эшебезне алып барырга тырышабыз. Алга таба да тырышабыз. Бүгенге көндә бөтен проблема — эшче көчләр, сыер савучылар юк. Тагын ун елдан алар бөтенләй булмаска да мөмкин. Хәзер телевизордан биибез дә җырлыйбыз, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән кешене күрсәтергә теләмиләр. Аның престижы юкмы, әллә халыкка кызык түгелме?

Минем «теща» гомер буе авыл хуҗалыгында эшләгән, сыер сауган, ул хезмәт ветераны иде, хәтта орденнары бар. Үземнең нәселдә авыл хуҗалыгында эшләүчеләр юк, барысы да сәүдәгәр иде. 1998 елда район җитәкчесе мине сатудан алып, колхоз рәисе итеп куйды. Ул вакытта кибет тә бар иде, аны саттык, чөнки җитешеп булмый, — дип сөйләде Марс Юнысов.

«Сөт бәясе артсын иде»

Биектау районыннан Минсинә Латыйпова 2009 елдан фермерлык тармагында эшли. Аңа да нәтиҗәле хезмәте өчен ТР Президенты рәхмәт сүзе белдерелде. Без сыер савабыз, хәзер инде роботлар да куйдык. Ирем белән икебез дә ветеринария институтын тәмамлагач, авылга кайткан идек, аннан соң колхозлар юкка чыкты, үзебез эш башладык. Авырлыклар бик күп булды. Иптәшем белән бер-беребезне яклап эшләдек. Хәзер дүрт бала үстерәбез, икесе ветеринария институтында укый. Безнең эшне дәвам итәрләрме, белмибез. Үзләре хәл итәр. Хәзер авыл хуҗалыгына игътибар арта башлады, сөт бәясе дә артса, әйбәт булыр иде. Без эшли башлаганда сөт белән ягулык бәясе тигез иде, хәзер ягулык 45 сум, ә сөтне 27 сумнан сатабыз, сөт бәясе артсын иде, — дигән теләген белдерде фермер ханым.

«Әбигә кыры белән чәчәкләр чәчәм»

Чистай районыннан Мансур Хисмәтуллин 2010 елның 10 мартыннан фермер булып киткән, хәзер ул лаеклы ялда булса да, үзен кыр эшеннән аера алмый.

Миңа май аенда 69 яшь тула инде, җирне ярату кайдан бирелгән икән дип уйлап йөрдем әле. Әни, мәрхүм, 3 май көнне бәрәңге чәчү өчен бакча казыганда тудың, дип сөйли иде. Хәзер дә язны ашкынып көтеп торам. Әбигә кыры белән чәчәкләр чәчәм. Бал кортлары өчен күп итеп чәчәкләр үстерәм. Мин яшь вакытта абыстаема чәчәк бүләк итә алмый идем, хәзер кырга алып чыгам да менә сиңа гомер буе бирә алмаган чәчәкләрем, дим.

Авылда халык минем янга киңәш сорап килә, аларга ярдәм итәргә тырышабыз. Консультация үзәге кебек мин: үзем белмәгән киңәшләрне бирәм. Кайвакыт әбигә шалтыраталар да: «Мансур абый нишли?» — дип сорыйлар. «Яткан өч телефон тотып, үзе белмәгән акылны кешегә бирә, — дип көлдерә әбием, — дип сөйләде ул.

Читайте на 123ru.net

Другие проекты от 123ru.net



Архангельск

В Архангельске прошло первенство Северо-Запада России по киокусинкай



Мода

Шапки женские на Wildberries — скидки от 398 руб. (на новые оттенки)






Новости 24 часа

Шапки женские на Wildberries — скидки от 398 руб. (на новые оттенки)



Game News

Garry's Mod is removing 20 years' worth of Nintendo-related items from its Steam Workshop following takedown request: 'It's Nintendo. Need more be said?'



Менделеевск

Менделеевская олимпиада по химии открывается в Китае



News Every Day

Laura Dern Is the Star of Roger Vivier’s New Short Movie



Настроение

На флоте бабочек не ловят



Менделеевск

За 10 лет Татарстану выделили 8,4 млрд рублей на моногорода



Вячеслав Бутусов

Вячеслав Бутусов и Юлия Пересильд выступят фестивале «Дикая Мята» с 14 по 16 июня



Менделеевск

В Менделеевске начнется строительство вантового моста к Ушковским островам



Елена Рыбакина

«Был риск завершить борьбу еще в первом матче». В России оценили победу Рыбакиной в Штутгарте



Казань

Гол Мартыновича помог «Рубину» сенсационно обыграть футболистов «Зенита»



Сергей Арутюнов

Финалист шоу “Голос” Сергей АРУТЮНОВ прямо при выезде со своего сольного концерта в Кремле cлучайно сбил девушку. А ей оказалась солистка группы Демо.



Симферополь

Волгодонские картингисты заняли три призовых места в Апшеронске



Менделеевск

На Аллеях славы в Менделеевске установят памятники «Журавли»



Татарстан

Минниханов: «Под эгидой самозанятых развелось много структур, ведущих себя неправильно»



Москва

Подключение системы отопления в Московской области



Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Менделеевска — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Менделеевска или других населённых пунктов Татарстана мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Менделеевске можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа в Менделеевске и Татарстане






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Менделеевска и Татарстана. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Менделеевска — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в Татарстане
Татарстан

В среду аномально жаркая погода в Татарстане отступит — ожидаются ливни и град





Путин в Татарстане
Татарстан

Путин поручил на саммите БРИКС в Казани обсудить сотрудничество в сфере ядерной медицины


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

VII Всебелорусское народное собрание: основные заявления Александра Лукашенко




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Во Франции назвали бредом слова Зеленского про угрозу Путина Европе


Навальный в Татарстане
Москва

Патриарх Кирилл запретил в служении священника, проводившего панихиду по Алексею Навальному



Здоровье в Татарстане


Частные объявления в Менделеевске, в Татарстане и в России






Загрузка...

Загрузка...



Фёдор Шаляпин

Музей Федора Шаляпина будет открыт в Уфе



Менделеевск

Мухтасибат Менделеевского района вручил подарки юным прихожанам мечетей

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net