Мамадышта сигез балалы гаиләгә планшет бүләк иттеләр
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Мамадышта яшәүче күп балалы Очиловлар гаиләсенә планшет бүләк иттеләр. Бу чара Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларының «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсенең «Изгелек кыл» акциясе кысаларында үткәрелде. Бу «Нократ» газетасы хәбәр итә. Яңа гаджетны Мамадыш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Дәрҗеманов һәм районның Мәгариф бүлеге башлыгы Илдус Габдрахманов тапшырды. Очиловлар гаиләсе биш малай һәм өч кыз тәрбияли. Олы кызларына 28 яшь, ә кечкенә 3 яшь. Читать дальше...