Другие новости Кызыла и Тувы на этот час
Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


<
>

Дилә Нигъмәтуллина һәм Лэйна Алсу Хисамиеваның «Миләшләрем» җырын бүлешә: кем хаклы?

Дилә Нигъмәтуллина һәм Лэйна Алсу Хисамиеваның «Миләшләрем» җырын бүлешә: кем хаклы?

Зөфәр Хәйретдиновның Мөдәррис Шакиров сүзләренә язган «Миләшләрем» дигән бик матур җыры бар. Әлеге җырны тамашачы 90 елларда беренче тапкыр Алсу Хисамиева башкаруында ишеткән иде. Ул Алсу Хисамиеваның визит карточкасына әйләнде, аны халыкка танытты, йолдыз итте дип әйтсәк тә була. Әнә шундый матур һәм мәгънәле булганы өчен дә әлеге ретро җыр, Алсу Хисамиева сәхнәдән китсә дә, онытылмады. Аны, Зөфәр Хәйретдиновтан рөхсәт алып, җырчы Дилә Нигъмәтуллина яңа аранжировкада тәкъдим итте. Ә 2019 елда «Миләшләрем» үтә дә заманча яңгырашта яшь җырчы Лэйна башкаруында дөнья күрде. Җырга Лэйна бик «кайнар» клип та чыгарды. Клипта ярымшәрә төшкән җырчы тамашачы тарафыннан шактый тәнкыйтькә юлыкты. Инде бүген шушы җыр өчен татар эстрадасында яңа низаг купты — Лэйна белән Дилә Нигъмәтуллина «Миләшләрем»не бүлешә алмыйча, суд юлын таптыйлар икән. Авторлык хокукларын тулысы белән сатып алган Лэйна Дилә Нигъмәтуллинаны җырны үзеннән «урлап» төрле кичәләрдә башкаруда, коммерция максатында куллануда гаепләп, судка биргән һәм судны откан!  Ә Дилә исә бу хәлне бөтенләй башкача аңлата. Ул хокукларның Лэйнада икәнлеген белү белән, «Миләшләрем»не башка җырламавы, әмма каршы якның үзен барыбер судка бирүләре турында яза. Суд эшләренә ул инстаграм сәхифәсендә ачыклык кертә (Дилә Нигъмәтуллинаның тексты үзгәртүләрсез тәкъдим ителә). Дилә Нигъмәтуллина: «Җырларга ярамаганны белмәдем» Дилә Нигъмәтуллина бу җырны 2014 елда Зөфәр Хәйретдиновтан телдән генә рөхсәт алып, аранжировка эшләп җырлый башлавы хакында яза. Башкарган өчен процентларны түләвен әйтә. «Җырны бик яратып башкара идем! Әмма нишләсәң дә, минем өчен ул барыбер МИНЕМ җыр түгел, ә кавер җыр, ретро җыр булып торды. Чөнки нәкъ шул чор җырларын тыңлап үстем мин. Иң беренче җырлаган җырларым нәкъ Алсу Хисамиева репертуарыннан иде! Мин концертларымда да нәкъ шулай дип әйтә идем дә!» — ди ул. Лэйнаның «Миләшләрем» җыры белән клибы барлыкка килүен ул очраклы рәвештә белүен әйтә. Клип барлыкка килгәч, Дилә Зөфәр Хәйретдиновка шалтыратуын язган. Композитор: «һәр кешенең үз тамашачысы, син дә җырла, ул да җырласын», — дип тынычландырды, ди ул. Һәркем бу җырны җырлавын дәвам иткән, 2020 елда Зөфәр Хәйретдинов Дилә Нигъмәтуллинаны концертына да чакырган, «Вакыт җитсә, «Миләшләрем“не дә җырларсың», — дигән. «Көннәрдән бер көнне, миңа җырчының продюсерлары дәгъва белән чыкты. Алар әйтүе буенча, мин берничә кисәтүгә карамастан, «Миләшләрем» дигән җырны башкаруны дәвам итәм һәм миннән акчалата компенсация таләп итәләр иде. Мин шок хәлендә! Нинди кисәтү? Ничек? Мин тизрәк Зөфәр абыйга шалтыратам: «Ни бу? Сез бит миңа җырларга ярый дидегез бит!» — дим. Зөфәр абый мине тынычландыра башлады: «Юк инде, борчылма! Ул реаль әйбер түгел! Кем аның өчен судка биреп йөрсен инде». Мин ышандым инде! Ул бит РАОның җитәкчесе! Ә чынбарлыкта ярамаган икән!!! Ул җырны аларга бөтен хокуклары белән сатып биргән! Ә миңа нигә алай дип җавап биргән, анысы билгеле түгел.  Шуннан соң мин яңа җырчының продюсерлары белән очраштым (бер ел элек булган хәл). Миңа килешүләрен күрсәттеләр! Җыр, чынлап та, аларныкы! Анысы хак! Әмма мин моның турында белмәдем бит. Белмәдем!!! Миңа әйтүче булмады.  Очрашуда мин барысын да аңлаганымны әйттем. «Җырны бүтән башкармыйм», — дидем. Килештек кебек…  Әмма мине барыбер судка бирделәр! 18 ноябрь көнне суд булган. Мин судта булмадым, чөнки уведомление миңа барып җитмәде. Прописка буенча, Марийга килгән, күрәсең. Миннән башка карар кылганнар. Менә шулай, җәмәгать. Шундый бер «безобидный» ретро җыр аркасында шулай килеп чыгар дип һич тә уйламаган идем.  Мин беркемне дә гаепләмим, зарланмыйм, ачуланмыйм. Фактларны гына китерәм!» — дип яза ул.  «Минем әлеге җырны башкару хокукым юк, шуңа да мин аны җырламыйм. Әмма тамашачыларым миннән аны башкаруымны бик еш үтенә. Кайвакыт ул җыр радиолардан да яңгырый. Мине судка биргән кешеләр бу турыда да уйлансыннар иде. Минем кулымда судның „заочный“ карары. Миннән әлеге җырны законсыз башкарганым өчен шактый зур суммада акча таләп итәләр. Янәсе, аларның дәлилләре бар. Барысын да ачыкларга тырышачакбыз», — дип сөйләгән Дилә Нигъмәтуллина сторисларында. Шулай ук җырчы әлеге видеоязмаларның иске видеолар булу ихтималын да искәрткән. Әлеге мәсьәләдә кем хаклы да, кем гаепле икәнлеген ачыклар өчен ике якка да сүз бирергә, ике якның да, шул исәптән җыр авторларының да фикерләрен белешергә булдык.  Дилә Нигъмәтуллина безнең белән элемтәгә керергә теләмәде. Җырчы журналистлар белән администраторы Илсөяр аша аралаша. «Интертат» хәбәрчесе комментарий сорап язгач, Илсөяр безгә Дилә Нигъмәтуллинаның җавап бирүдән баш тартуы турында хәбәр итте.  Лэйнаның да комментарий бирәсе килмәде. «Барлык сораулар продюсерым  Динар Нигъмәтҗановка », — диде ул, Динарның номерын биреп.  Сүз уңаеннан, Дилә Нигъмәтуллина үзе дә бу очракта Лэйнаның җырны башкаручы гына булуын, бөтен мәсьәләләрне аның продюсерлары хәл итүе турында язды. «Бу бернинди дә хайп түгел! Бу чынбарлык!» — диде Дилә.  Лэйнаның продюсеры: «Диләне тагын бер тапкыр судка бирәчәкбез» Динар Нигъмәтҗанов  сүзләренчә, Лэйнаның командасы бу низагның халыкка чыгуын теләмәгән. «Безнең әлеге ситуацияне халыкка белгертәсе килмәгән иде. Әмма безне Диләнең үз-үзен тотышы, чын мәгънәсендә, гаҗәпләндерде. Аны безнең белән чагыштырып та булмый бит. Дилә инде күп еллар сәхнәдә җырлаучы, үз исеме булган артист. Бүгенге көндә ул Лэйнага карата негатив юнәлтү белән мәшгуль. Әмма Дилә сөйләгәннәрнең барысы да ялган.  2020 елның ноябрендә без Диләнең бер чарада «Миләшләрем» җырын башкаруын ачыкладык. Әлеге җырның хокуклары бездә. Шуңа да аны очрашуга чакырдык. Очрашуда мин, юрист һәм Лэйнаның элекке директоры Айгөл (хәзер аның директоры Гүзәлия) катнашты. Дилә, ялгышмасам, хәзерге ире белән килгән иде. Бу очрашуда безнең сөйләшүләр, Диләнең үз рөхсәте белән, диктофонга яздырылып барды. Әлеге язма бездә саклана.  Очрашу барышында без Диләгә җырның авторлык хокуклары Лэйнада булуын һәм аның әлеге җырны башкара алмавы турында әйттек. «Нигә Зөфәр абый миңа бу турыда әйтмәгән икән?» — дип, Дилә бик аптырашта калган кыяфәт чыгарды. Без сүзләребезнең дөреслеген барлык документларны күрсәтеп расладык. Дилә бездән гафу үтенде һәм әлеге җырны башка җырламаска вәгъдә бирде. Без Диләдән минималь — 10 мең сум күләмендәге компенсация таләп иттек. Дилә үзенә уйлар өчен вакыт кирәк булуы турында әйтте.  Әлеге очрашудан соң күпмедер вакыт узгач, без компенсация турында аның исенә төшердек. Әмма ул безне акча эшләү максаты белән бу хәлне оештыруда гаепләде, үзенең акчасы булмавын әйтеп, «заколебетесь» дип язды.  Әлеге урында бу компенсацияне кешене аз гына булса да акылга утырту өчен түләттерергә теләвебезне әйтер идем. Ярар, дип, без әлеге ситуациягә кул селтәдек. Диләне судка бирмәдек, аннан акча таләп итеп, артыннан эзәрлекләп йөрмәдек.  2021 елда без янәдән аның сүзендә тормавын, «Миләшләрем»не тагын бер чарада башкаруын ишеттек.   Дилә безне алдады, биргән сүзендә тормады һәм әлеге адымы белән безне хөрмәт итмәвен күрсәтте. Әлеге инциденттан соң без аны судка бирмичә булдыра алмадык. Суд мәшәкатьләре белән йөргән арада Дилә тарафыннан тагын бер, инде өченче тапкыр җырга хокукларны бозу факты булуын белдек.  Без аны судка җырны ике тапкыр башкарган өчен генә биргән идек. Суд 2021 елның 18 ноябрендә булды. Аның карары буенча, Дилә безгә 70 мең сум акча түләргә тиеш.  Бу хәлләрдән соң кеше аз гына булса да уйланыр дигән фикердә идек. Әмма юк икән. Дилә бу гауганы халыкка чыгарды. Ул үзенең инстаграм сәхифәсендә җырны башкармавы турында ант эчә, башка сыймаслык әйберләр сөйли.   Кешегә берничек тә аңлатып булмый икән инде, димәк, без аны тагын бер тапкыр судка бирергә мәҗбүр булачакбыз. Бу юлы башка, зуррак сумма таләп итеп. Бездә бөтен видеоматериаллар да бар. Дәлилләре булмаса, кеше судка бирми, шулай бит. Шундый зур артист «бала» га һөҗүмен дәвам итә. Аудиториягә ялган сөйли һәм кешеләрне шул ялганга ышандырырга тырыша.  Без әлеге җырга хокукларны Зөфәр Хәйретдиновтан сатып алдык, аның өчен акча түләдек.  Кемдер әлеге җырга кавер җырлый икән, рәхәтләнеп җырласын, без каршы түгел. Әмма Дилә бу җырны коммерция максатларында куллана. Чараларда башкарып, ул әлеге җыр өчен гонорар ала.  Дилә хәзер бөтен гаепне Зөфәр Хәйретдиновка аударып калдырырга маташа. Янәсе, ул аны үзенең юбилей кичәсенә чакырган, әлеге җырны башкарырга рөхсәт биргән. Монысы инде Дилә белән Зөфәрнең низагы, безнең аңа катнашыбыз юк.   Безне кара пиар белән шөгыльләнүдә гаепләүчеләр бар. Әмма бу пиар түгел. Әгәр пиар булса, судны оту белән, 18 ноябрьдә үк бу хакта халыкка сөйләгән булыр идек. Безгә андый пиар кирәк түгел. Без хәзер, халык дөреслекне белсен өчен, Диләнең язмаларына җавап кайтарырга мәҗбүрбез», — дип сөйләде Динар Нигъмәтҗанов. Гүзәлия: «Безгә мондый пиар кирәкми» Лэйнаны якларга аның концерт директоры Гүзәлия дә алынды. Гүзәлия сүзләренчә, Лэйнаның командасы мондый пиар белән шөгыльләнми. «Хәтта судта җиңгәннән соң да без бернинди постлар да куймадык. Үзенең язылучыларын да катнаштырып, алар Лэйнага төрле начар сүзләр яза башласын өчен, әлеге бәхәсне Дилә башлады. Син, олы хатын-кыз, балага каршы чыктыңмы? Афәрин! Аның тарафына хәзер күпме негатив яуганын беләсеңме? Ә нәрсә өчен? Син дусларыңны, язылучыларыңны алдагангамы? Аларны манипулицияләп, үзеңне корбан итеп калдырасың. Әгәр алга таба да халык алдында тавышланырга телисең икән, авторлык хокукларын бозу һәм яла ягу турындагы судта каралачак һәр яңа эш тиешле комментарийлар белән социаль челтәрләргә чыгарылып барачак», — дип усал итеп язган Гүзәлия Диләгә. Рифат Фәттахов: «Җыр — ул милек!» Җыр хуҗаларын продюсер Рифат Фәттахов та яклаган: 100 процент килешәм! Җыр — ул милек. Милекнең хуҗасы була. Милек хуҗасының үзгәреп торуы да табигый. Ә милекне хуҗасының рөхсәтеннән башка кулланырга ярамый! — дип хуплаган ул Гүзәлияне. Зөфәр Хәйретдинов: «Җырга авторлык хокуклары Лэйнада» Россия авторлык хокуклары берлегенең Татарстандагы җитәкчесе, «Миләшләрем»нең көен иҗат иткән композитор Зөфәр Хәйретдино в Кызыл диңгез буйларында ялда иде. Башта: «Мин еракта, ялда», — дип сөйләшүдән баш тартса да, җырның авторы белән элемтәгә керә алдык.  Зөфәр Хәйретдинов җырның авторлык хокуклары Лэйнада булуны раслады.  «Бу инде былтыр булган, беткән конфликт иде бит. Инстаграмда бер шаулап алганнар иде инде бу турыда. Мин «Миләшләрем» җырына хокукларны Лэйнаның командасына берничә елга бирдем. Хокукларны чикле вакытка сатып алганнан соң, башкаларга бу җырны башкарырга хуҗасы гына рөхсәт бирә ала. Хокуклар миндә вакытта мин Диләгә ул җырны җырларга рөхсәт иттем.  Лэйнаның командасы Диләне кисәтте, ә ул «Миләшләрем»не җырлавын дәвам итте. Ярамый иде. Мин аңа бу турыда хәбәр итәргә бурычлы түгел идем. Җырның хокукына ия булганнар әйтергә тиеш аңа бу турыда.  Дилә «юлит» ул хәзер. Чөнки җырның хокуклары Лэйнада булу турында аны кисәттеләр. Ә ул кайсыдыр концертта тегеләр ишетми, күрми, белми дип уйлап, башкарган. Чынлыкта ул бу турыда бик яхшы белә иде. Алай эшләргә ярамый. Тагын ике елдан «Миләшләрем»ә хокуклар кире үземә кайтачак. Тагын сораучылар булса, ул җырны башкарырга рөхсәт бирәчәкмен. Аны җырлауны үземнең беркемгә дә тыйганым юк», — диде Зөфәр Хәйретдинов. «Миләшләрем»не Диләдән җырлату өчен Лэйнадан рөхсәт сораган булыр идем» Дилә Нигъмәтуллина Лэйна белән килеп чыккан аңлашылмаучанлык турындагы постны язганда Зөфәр Хәйретдинов белән язышкан смсларын да карусельгә урнаштырган иде. Бу постны Дилә Нигъмәтуллина гаепне Зөфәр Хәйретдиновка авыштыру максатыннан куйган дип аңлашыла. Әмма шул ук посттан Диләнең бу җырга хокуклары Лэйнада икәнен белүе дә күренеп тора. Зөфәр Хәйретдиновның юбилей концерты 2 февраль көнне үткән. «Интертат» тагы репортажда күренгәнчә, Дилә Нигъмәтуллина анда чыгыш ясамаган. Әмма журналист белән әңгәмәдә Зөфәр Хәйретдинов бу концертның 26 апрельдә башка составта узачагын ассызыклый. Зөфәр Хәйретдинов Диләне шул концертта чыгыш ясарга чакыра булса кирәк.  «Дилә, сәлам! 26 апрель онытмадыңмы? «Әйтер сүзең әйтеп кал» кирәк була. Сәлам. Яхшы. Онытмадым. Вакыт позволять итсә, «Миләшләр». Ок. Аны бит Лэйна җырлый. Ничего страшного. Син до того пела же». Бу смсларга ачыклык кертүен сорап язгач, Зөфәр Хәйретдинов «Интертат»ка:  «Иң мөһиме — җырның хокукларына ия булган кешеләрдән рөхсәт алу. Әгәр ул концертта Лэйна җырламаса, мин „Миләшләрем“не Диләдән җырлату өчен хуҗаларыннан рөхсәт сораган булыр идем. Ул концерт, ковидка бәйле чикләүләр кертелү сәбәпле, бер елдан соң гына оештырылды. Анда „Миләшләрем“ җырын Лэйна башкарды», — диде ул.  Кызганыч, «Миләшләрем» җырының сүзләрен язган Мөдәррис Шакиров белән элемтәгә кереп булмады.  Татар эстрадасы шундый тавыш-гауганы ярата инде ул. Безнең җырчылар арасында җыр бүлү проблемасы да бик киң таралган күренеш. Ринат Рәхмәтуллин белән Марат Яруллин, Ришат Төхвәтуллин белән Рифат Фәттахов, Элвин Грей белән Гүзәл Уразова һәм башка конфликтларны тамашачы яхшы хәтерлидер. Бөтен конфликтларны үзара гына хәл итеп булганда, эчке үпкәләрне халыкка чыгарып селкеп талашу гадәти хәлгә әверелде. Шулай эффектлырак, ике җырчы өчен дә «файдалырак» була. Менә бу гаугадан соң да Лэйна белән Диләнең инстаграм сәхифәсенә ничә мең подписчик өстәлер икән? Гомер дә ишеткәне булмаганнар Лэйна дигән исемне дә белә башламагайлары. Шушының белән тынарлармы, кайтавазы тагын булырмы? Гомумән, бу низаг ни белән бетәр? «Интертат» вакыйганы күзәтүен дәвам итәчәк.

Читайте на 123ru.net

Другие проекты от 123ru.net



Архангельск

Архангелогородцы присоединились к донорскому движению



Здоровье

Как обезопасить себя в сезон клещей: советы доктора Кутушова




Українські новини

Ветаптека онлайн: відгук про інтернет-магазин vetpreparaty.com



Новости 24 часа

Шапки женские на Wildberries — скидки от 398 руб. (на новые оттенки)



Game News

'The concerns about claustrophobia were a major aspect' of desiging World of Warcraft: The War Within's underground zones, says director



Кызыл

Росгвардейцы задержали условного злоумышленника во время тренировочных занятий на охраняемом объекте в Туве



News Every Day

Life On The Green: Jack Nicklaus, golf legends impart wealth of wisdom in Ann Liguori’s new book



Авто

Два человека погибли в ночном ДТП в Алтайском крае



Кызыл

Артисты с Алтая стали победителями в конкурсе горлового пения в Москве



Владимир Высоцкий

Актриса Лужина рассказала правду о романе с Высоцким



Кызыл

Росгвардейцы задержали условного злоумышленника во время тренировочных занятий на охраняемом объекте в Туве



Елена Рыбакина

Прямая трансляция первого матча Елены Рыбакиной на турнире в Штутгарте



Кызыл

Силы и средства Росгвардии приняли участие в учебно-тренировочных занятиях Национального банка Тувы



Шапка

Шапки женские на Wildberries — скидки от 398 руб. (на новые оттенки)



Симферополь

По пути с мечтой



Кызыл

Росгвардейцы задержали условного злоумышленника во время тренировочных занятий на охраняемом объекте в Туве



Москва

Собянин назначил нового главу Стройкомплекса Москвы



Москва

«А потом мир погас». Жертва молнии рассказал о боли, которую едва пережил



Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Кызыла — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Кызыла или других населённых пунктов Тувы мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Кызыле можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа в Кызыле и Туве






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Кызыла и Тувы. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Кызыла — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в Туве
Тува

В Туве потушено 7 ландшафтных пожаров





Путин в Туве
Тува

В Туве восстановили разрушенный паводками мост через реку Барлык на автодороге «Мугур-Аксы – Хандагайты»


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Очередные кадровые назначения объявлены в Минске




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Владимир Зеленский подтвердил ракетный удар по аэродрому в Джанкое


Навальный в Туве


Здоровье в Туве


Частные объявления в Кызыле, в Туве и в России






Загрузка...

Загрузка...



Татьяна Рязапова

Социальная работа на предприятии: современные тенденции и интересные кейсы



Кызыл

В Кызыл-Кие стартовал Региональный молодежный форум по цифровизации

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net