Баулыда исерек ир буада батып үлгән
(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Баулыда исерек ир буада батып үлгән. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, берничә кешедән торган компания Баулы районының Кызыл Яр авылында, җирле буа янында ял иткән. Күпмедер вакытта ял итүчеләрнең берсе исерек хәлдә суга чума һәм кире чыкмый. Ул чакта аның танышлары ир-атны буада эзли башлый һәм тиздән аның гәүдәсен су астында табалар. Алар 41 яшьлек ир-ат турында ашыгыч хезмәтләрне чакыру номеры буенча хәбәр итәләр. Читать дальше...