Бурятиядә «Азиядә яшәгән борынгы халыкларның рун язуы» дигән күргәзмә ачылды
(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Бурятиянең Улан-Удэ шәһәренең академик В. А. Обручев исемендәге Кяхта туган якны өйрәнү музее филиалында «Азиядә яшәгән борынгы халыкларның рун язуы» дигән күргәзмә ачылды. Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге уникаль вакыйгада Бурятия татарлары автономиясе катнашты. Автономия вәкилләре «История татар с древнейших времен» дигән җиде томлык басма тәкъдим итте. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов автономиягә бүләк иткән. Бу — Татарстан... Читать дальше...