Түбән Кама уңайлы тирәлеккә ия шәһәр буларак танылды
(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Түбән Кама ил күләмендә уңайлы шәһәр тирәлеге булган территория буларак танылды. Россия Төзелеш министрлыгы 2020 елда шәһәр тирәлеге сыйфаты индексы нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, Түбән Кама 360 мөмкинлектән 209 балл җыйган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Шәһәр «Торак һәм тирә-юнь киңлекләре» пункты буенча 47 балл җыйган. «Гомумшәһәр киңлеге» — 37 балл, «Урам-юл челтәре» — 34 балл, «Социаль-ял итү инфраструктурасы һәм әйләнә-тирә мохит» — 33 балл һәм «Яшелләндерелгән киңлекләр» өчен 30 балл туплаган. Исегезгә төшерик, индекс ел саен шәһәр тирәлегенең алты төрен бәяләү нигезендә, Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан формалаштырыла. 2020 елда Түбән Камадан тыш югары балл җыйган моношәһәрләр — Тутаев, Козьмодемьянск, Канаш һәм Тольятти.