Другие новости Казани и Татарстана на этот час
Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


<
>

«Саз ерып йөрүдән туйдык» - Мөслим районы халкы начар юллардан интегә

«Саз ерып йөрүдән туйдык» - Мөслим районы халкы начар юллардан интегә

«Яз-көз айларында, яңгыр явып киткәч җәй көне йөрерлек түгел. Асфальт турында хыяллану юк инде безнең, гравий түшәсәләр дә башыбыз күккә тияр иде», - ди авыл халкы Чакман - Салауз-Мухан авылларын тоташтыручы юл турында. «Интертат» Мөслим юлларыннан интегүчеләр белән сөйләште.

«Без бу сорауны күптән яптык»

Бу көннәрдә социаль челтәрләрдә чыккан бер видеоролик игътибарыбызны җәлеп итте. Видеоны төшерүче Мөслим районы Иске Чакмак һәм Салауз-Мухан авылларын тоташтыручы юлның бер урыны ишелеп, аска иңгәнен күрсәтә. Анда чокыр барлыкка килгән. Машина белән үтүчеләрне кисәтү максатыннан, бу урынны махсус тасма белән уратып алганнар. Телеграм-каналларда видеоны: «Авыл халкының бөтенләй цивилизациядән аерылу куркынычы бар» дип шәрехләгәннәр.

Әлеге хәлгә ачыклык кертү максатыннан, «Интертат» Иске Чакмак авылы халкы һәм Метрәй авылы җирлеге башлыгы белән элемтәгә керде (Иске Чакмак һәм Салауз-Мухан авыллары шушы җирлеккә карый).

Авыл җирлеге башлыгы Илдус Шәмгунов белән сөйләшүебез яхшы хәбәрдән башланды - бу җимерелгән урын тулысынча төзекләндерелгән икән инде.

«Сез безгә бик соң шалтыратасыз. Бу инде актуаль булмаган мәгълүмат. Без бу сорауны күптән яптык», - диде башлык «Интертат» хәбәрчесенә. Аның сүзләренчә, юлның ишелгән урыны турында аңа 15 март көнне хәбәр иткәннәр. Юл өчен җаваплы «Главтатдортранс» оешмасы 16 март көнне үк килеп, әлеге урынны төзекләндереп киткән. (ВКонтакте челтәрендәге «Подслушано Муслюмово» төркеменә бу видео 13 март көнне үк урнаштырылган булган. Авыл җирлеге башлыгына бу урын аша үтеп йөрергә туры килмәгәндер, күрәсең).

 Илдус Шәмгунов безгә төзекләндерелгән урынны һәм юлның грейдер белән тигезләтелүен күрсәтеп, фотохисап җибәрде. 

 

Фото: © Илдус Шәмгунов архивыннан

 

Фото: © Илдус Шәмгунов архивыннан. Юл төзекләндерелгән көнне төшерелгән фото. 

«Сыйпап-сыйпап» кына ремонтлап китәләр аны»

Юлның әлеге өлеше басу сулары ага торган тирән чокыр өстеннән үтә. Халык Нартлыкүл чокыры күпере дип йөртә бу урынны.  Тик аны күпер дип әйтү дә дөрес булмас, су аксынга зур торба куелып, шуның өстеннән балчык салынган юл ул.

Ярый, хуш, теләсә-кайсы техника өчен куркыныч тудырган бу урынны тиз арада көйләп куюлары әйбәт булган анысы. Ләкин авыл халкы белән аралашканда проблеманың моның белән генә бетмәве ачыкланды. Иске Чакмак халкы сөйләвенчә, юлның бу урыны көчле яңгыр явып үткән яки басу сулары агып төшкән саен шулай җимерелә икән. «Ишелгән саен «сыйпап-сыйпап» кына ремонтлап китәләр дә, икенче юлы тагын шул ук хәлгә килә. Анда җитди ремонт кирәк» - дип саный алар. Бу урын гына түгел, гомумән, әлеге юл - Иске Чакмак халкының үзәгенә үткән мәсьәлә. Салауз-Муханның авыл эчендәге юллары мактанырлык булмаса да, авылны чыгу белән үк Мөслимгә илтә торган ялтырап торган асфальт юлга килеп чыгасың. Ә менә Иске Чакмак халкына аңа кадәр 8 чакрым тирәсе юл узарга кирәк. Аеруча яз-көз айларында әлеге юлда бик интегә Иске Чакмак авылы халкы. Авылда эш булмау сәбәпле Мөслимнең үзенә йөреп эшләүчеләр, резин итекләрне читкә куеп, чиста юллардан йөрергә, машинада җилдерергә хыяллана.

«Миннән киткәнче, иясенә җиткәнче дигән принцип белән эшләнелә»

Ах-зарларын сөйләгән авыл апалары, «эшсез кала күрмик тагын» дип, исемнәрен күрсәтмәвемне үтенделәр.

Авыл халкы сөйләгәннәрдән:

Иске Чакмак белән Салауз-Мухан арасындагы юлда яз-көз иза чигәбез. Яңгыр яугач, җәй көне дә начарлана, кызыл балчыгы чыгып, йөри алмас дәрәҗәгә җитә.

Авылыбыз зур түгел. Өлкән яшьтәге кешеләр булсак та, безнең дә башкалар кебек чиста юллардан йөрисебез килә бит. Авылда эш булмагач, бөтен хезмәт яшендәге халык та Мөслимгә йөреп эшли. Авылның күп хатын-кызлары үзләре руль артына утырды. Хатын-кыз йөртүчеләр өчен бик куркыныч юл ул. Чокырларын әйләнеп үткәндә машина юл кырыена төшеп китәргә аз кала. Ирләр, ярар, батыррак, аларга утырып йөргәндә тынычрак әле. Кайвакыт эштән авылдаш хатын белән кайтабыз, шул чакта чәчләр үрә тора инде. Кичә менә: «Җәяү кайтуым тынычрак», - дип авылга кадәр араны җәяү тәпиләдем. Көне буе эшләгәч, җәяү кайту да бер дә рәхәт түгел. Ул бит чиста юлдан керт-керт атлап кайту түгел -  бутый белән саз ерып, сумка күтәреп кайту. 

Бу юлга моннан берничә ел элек вак таш җәйгәннәр иде. Шул ташы бетте хәзер. Асфальт турында хыяллану юк инде безнең, шул вакыттагы кебек таш түшәсәләр дә башыбыз күккә тияр иде. Сабантуй алдыннан да ел саен аз-маз гравий сибеп чыга торганнар иде. Соңгы елларда анысы да тәтеми.

Әнә ул видеодагы күпер бик тирән чокыр аша салынган. Анда төшеп китсәң, менә алмыйча ятып калуың да бар. Аны шушы көннәрдә рәтләп киттеләр. Тик су төшсә, яки көчлерәк яңгыр яуса, ул урын яңадан ишелә башлый. Минем Чакмакка килгәнемә 30 елдан артты. Мин белгәннән бирле шулай «сыйпап-сыйпап» ремонтлана ул. Ишелгән урынына ком чәпәп китәләр, нытыгып төзекләндерелгәне юк. Миннән киткәнче, иясенә җиткәнче дигән принцип белән эшләнелә. 20 метр тирәседер ул чокырның тирәнлеге. Аның читләренә култыксалар куйдылар да, ләкин үзәге дөрес булмыйча гел ишелеп торгач, аны кую белән бетәмени эш.

 

Фото: © Авыл халкы 22 март көнне төшергән фотолар

«Язын-көзен безнең авылга кунак кайта алмый»

Тагын бер авыл кешесе:

Авылда кеше аз булса да, җәйгә барыбызның да балалары, туган-тумача авылга агыла башлый. (Апалар әйтүенчә, Чакмакта 40лап кына кеше яши). Үзебезнең балалар бу арада юллар начар булганга кайта алмый торалар. Кайтканда да күп вакыт машиналарын Мухан авылындагы берәр йорт капка төбендә калдыралар. Чөнки пычракта җиңел машина белән үтәм димә. Үзләрен НИВА яки ВАЗ машинасы белән барып алабыз. Яхшы машинаңны чит авылда калдырып кунакка кайту да тыныч түгел. Әле кайтып өлгермисең: «Машинагызны алсагызчы, миңа урын кирәк иде», - дип шалтыраталар. Язын-көзен кунак кайта алмый инде безгә.

Юлны ремонтламаска хәзер инде авылда укучы балалар булмауны да сәбәп итәләрдер. Булганда да, боттан бутый киеп, саз ерып Мөслимгә укырга йөрделәр инде безнең балалар. Аякта бутый, сумкада туфли булды. Муханда автобустан төшереп калдыралар иде үзләрен. Кар явамы, яңгырмы, авылга кадәр җәяү кайталар. Ул чалбарны көн дә юыш иде. Тукталышта калдырып киткәнгә, ничәмә-ничә резин итекләре генә югалды. Авылда яшьләр калмый диләр, шундый шартларда ничек итеп калсыннар алар. Гомер буе интектек инде бу юлсызлык белән.

 

Фото: © Авыл халкы 22 март көнне төшергән фото

«Коры вакытта Мөслимгә ун минутта төшәбез, пычракта ярты сәгатьләп вакыт кирәк»

Янә дә бер авыл кешесе:

Безнең авыл халкының җитәкчелектән бөтен сораган әйбере ул - юл. Суны да үзебезнең көч белән керттек, беркемгә дә ялынып йөрмәдек. Авылыбызда шул тырышып-тырмашып яшәп ятучы гаиләләр генә калды да инде.

Без бу юлга бик борчылабыз, көн дә үз машинабыз белән Мөслимгә йөреп эшлибез бит. Машина да туза инде мондый юлларда йөреп. Батмый-чуммый йөрсәң дә йөрер идең аны. Алдагы елларда батып, машинаны трактор белән өстерәп чыгарган вакытлар да булды. Бик сазлы вакытта гел йөри торган түгел.

Быел алай да батмадык әле. Кар аз булгач, юл пычрак вакытта да азмы-күпме йөрерлек булды. Муханны узгач та бик күп итеп су төшкән урын бар иде. Анысы да кибеп килә, Аллаһка шөкер.

 

Фото: © Авыл халкы 22 март көнне төшергән фотолар

Җәй көне коры юлдан Мөслимгә ун минутта төшеп җитәбез. Болай саз ерып төшкәндә ярты сәгатьләп вакыт кирәк. Наратлыкүл чокырындагы күперне яхшылап төзекләндерсәләр, юлларга да ниндидер каты өслек җәелсә, бик яхшы булыр иде. Авылыбызда күбрәк өлкән буын булса да, безнең дә башкалар кебек кешечә итеп яшисе килә бит. Саз ерып йөреп ардык. 

Үзебезнең авыл эче әйбәт, юлга су комы түшәлгән, бик тиз җилли. Язгы ташу вакытында да коры юлдан йөрибез. Менә шул безнең авылдан Салауз-Муханга кадәр булган юлны гына көйләсеннәр иде.

Безнең авылга җитәрәк борылыштан тауга менеп китеп Островка, Татар һәм Рус Смыловкасы авыллары урнашкан. Аларның юллары безнекеннән дә начаррак. Ул якка җиләккә йөрибез без. Алай-болай яңгыр яуса, аннан кайтам димә инде.

Авыл башлыгы: «Бу - йөрерлек юл»

Авыл җирлеге башлыгы Илдус Шәмгунов ике авыл арасындагы юл бик начар икән дигән сүзләребез белән килешмәде. Аның фикеренчә, юллар белән мондый ситуация язгы чорда республиканың күп авылларында була.

«Без ул юлны язга керер алдыннан әзерләдек. Ниндидер көтелмәгән хәл килеп чыга торган юл түгел ул. Шушы күперне төзекләндергән көнне калган өлешләрендә дә грейдер йөреп,  тигезләп чыкты», - диде ул.

«Кунакка киләм», юлларыгызны карыйм әле дигәч тә, башта: «Килеп йөрүегездән мәгънә күрмим, бу йөрерлек юл, бездә халык һәрвакыт «нормальный» юлдан йөрде», - дип каршы төшкән иде. Сораулар күп бирә башлагач, килгәндә хәбәр итәрсез, күрсәтермен», –  дип ризалашты.

Ике көн элек «йөрерлек түгел» дип зар елаган Иске Чакманлылар да бүген миңа: «Җилләү алдында тора инде бүген юлыбыз. Җир утыра әкренләп», – дип язып җибәрделәр. Түбәндәге фотоны да юлладылар. 

 

Фото: © 24 мартта төшерелгән фото

«Иске Чакмак- Салауз-Мухан арасында якын арада ремонт эшләре каралмаган»

Иске Чакмак–Салауз-Мухан авыллары арасындагы юл -  “Главтатдортранс” оешмасы карамагында. Әлеге оешманың эшләрне кабул итү буенча белгече Азат Гәрәев тә Иске Чакмак авылы халкына өмет бирерлек сүз әйтмәде.  “Иске Чакмак- Салауз Мухан юлында якын арада ремонт эшләре каралмаган. Татарстан бюджеты финанславы белән Әлмәт-Мөслим юлының  59+500 -  60 + 535 чакрымнардагы өлеше һәм 64+800- 65+500 чакрымнардагы өлешләре төзекләндереләчәк. “Имин һәм сыйфатлы юллар” милли проекты буенча Әлмәт-Мөслим юлының 55+500 һәм 59+500 чакрымнардагы участогында ремонт башкарыла.  Шулай ук, Мөслим-Татар Шуганы юлының 5+900 - 11+800 чакрымнарында капиталь ремонт көтелә. Безнең карамактагы юл булмаса да, Зур Чакмак авылына керә торган юлга бер кат асфальт салачакбыз. Чөнки анда безнең объект торды,  без ул юлны Мөслим-Татар Шуганы юлын төзекләндергән вакытта кулландык.  Кызганычка, быел халык аз яши торган башка юллар өчен бюджеттан өстәмә акчалар каралмаган. Бүгенге көндә илнең бөтен финанслары “Шәле-Баулы” түләүле автомагистрален төзүгә юнәлтелгән ”, - диде ул.  Иске Чакмак- Салауз Мухан авыллары арасындагы ишелә торган урын турында Азат Гәрәев: “Без ул урынны сулар киткәнче дип кенә төзекләндереп тордык. Юл басу сулары кискен төшү нәтиҗәсендә ишелде, су, торба буенча гына акмыйча, юлга да таралды.  Җир өсте кибеп бетүгә ул учакток өстәмә рәвештә ныгытылачак”, - дип белдерде.

«Юллар төзекләндерү мәсьәләсендә даими эш алып барыла»

Мөслим башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Дамир Мөхәммәтдинов «Интертат»ка соңгы елларда районда төзекләндерелгән юллар буенча мәгълүмат бирде.

2013 нче елга кадәр авылларыбыз юллары бик начар хәлдә, яз, көз чорларында хәтта Нива машинасы белән дә кереп чыкмалы түгел иде.

Үзара салым программасы гамәлгә кергәннән соң гаять зур күләмле эшләр башкарылды һәм без акрынлап бу мәсьәләне хәл итә алдык. Район юлларының 50% ы гравий яки щебёнка белән капланган. Торышыннан чыгып, өстәп салу, грейдерлап тору белән юлларны карап торабыз. Хәзер инде бу юллардан авыл халкы иркенләп җиңел машина белән йөри.

Дөрес, халыктан сораулар бар. Чөнки гравий юлдан соң һәркемгә асфальт юл кирәк. Ләкин, кызганычка каршы, бу чара бик күп чыгымнар тәлап итә һәм аны бер-ике ел эчендә генә эшләп бетерү мөмкин түгел.

Юллар төзекләндерү мәсьәләсендә даими эш алып барыла. Төрле программаларга кереп, планлы рәвештә соңгы елларда торак пунктлар арасында асфальт салу буенча зур эш башкарылды. 2016 елдан башлап 23 км асфальт юл төзелгән, аның суммасы 265 млн.сумнан арта.

Узган елга килгәндә, Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән без Мөслим авылының 4 урамында асфальт үткәрдек. Үзара салым программасы хисабына район буенча 20 км юл төзекләндерелде, 1 км яңа юл салынды. Шулар арасында озак еллар халыкны борчыган Нарат Асты авылында 500 м юл гравийланды, Тат Бүләр авылында Совет чорында да юл булмаган урам юллы булды.

Быел без шулай ук федераль һәм региональ программалар ярдәмендә Мөслим авылының тагын 4 урамын асфальтларга планлаштырабыз.

Читайте на 123ru.net

Другие проекты от 123ru.net



Архангельск

На самые распространенные вопросы о порядке декларирования доходов ответили в ходе прямого эфира с УФНС



VIP

Творческая встреча с искателем приключений состоится в Симферополе






Новости 24 часа

Шапки женские вязаные на Wildberries, 2024 — новый цвет от 392 руб. (модель 466)



Game News

Пробный запуск вампирского градостроя Vampire Legacy: City Builder



Казань

«Татар-Информ» проведет прямую трансляцию 12-го Республиканского ифтара



News Every Day

The 10 Intense New Action Movies on Netflix That Left Me on the Edge of My Seat!



Интернет

Система управления доступом RooX UIDM совместима с ОС Astra Linux



Казань

В Казани и Челнах избрали двух новых мировых судей



Сергей Шнуров

Музыкант Устьянцев: Сергей Шнуров — профессионал, а Жуков — «балалаечка»



Казань

Полетная программа из Оренбурга включит в себя 15 городов



WTA

Теннисистка Александрова оказалась сильнее полячки Швентек на турнире WTA в США



Казань

Миллениум вошел в число самых впечатляющих мостов России



Желдорреммаш

На ЧЭРЗ приступили к реорганизации производственной площадки



Симферополь

Творческая встреча с искателем приключений состоится в Симферополе



Казань

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге: Льготная IT-ипотека – действенная мера поддержки



Татарстан

Потенциал на миллиард и точка входа на рынок: в чем цель визита Минниханова в Узбекистан



Москва

Шапки женские вязаные на Wildberries, 2024 — новый цвет от 392 руб. (модель 466)



Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Казани — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Казани или других населённых пунктов Татарстана мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Казани можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа в Казани и Татарстане






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Казани и Татарстана. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Казани — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в Татарстане
Татарстан

Бурого медведя уберут из Красной книги Татарстана





Путин в Татарстане
Москва

Путин удивился третьему месту Санкт-Петербурга в туристическом рейтинге


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

«Зеленский кричит»: польский генерал рассказал, что творится в Киеве


Навальный в Татарстане
Москва

Силовики задержали за сутки пятерых журналистов, часть проходит по делу об «участии в работе ФБК», одного жестоко избили при задержании



Здоровье в Татарстане


Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России






Загрузка...

Загрузка...



Людвиг ван Бетховен

Торжественная месса Бетховена прозвучит в Мариинском в день 200-летия со дня первого исполнения



Казань

Названы лидеры социального инвестирования в Красноярском крае

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net