Другие новости Казани и Татарстана на этот час
Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


<
>

Фатих Сибагатуллин әйткән фикерләр: күпхатынлылык, татар маршруты, Салаватның киенүе

Фатих Сибагатуллин әйткән фикерләр: күпхатынлылык, татар маршруты, Салаватның киенүе

Бүген төнлә җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Фатих Сибагатуллин вафат булды. Фатих Сибагатуллинның төрле елларда, төрле матбугат чараларында чыккан әңгәмәләреннән кызыклы фикерләрен тәкъдим итәбез.

"Журналистлар – халык хезмәтчеләре"

Фатих Сибагатуллинның 2018 елда  "Реальное время" басмасына биргән әңгәмәсендә журналистларны "халык хезмәтчеләре" һәм бер ЮХИДИ хезмәткәрен "лейтенант-шпингалет" дип атап шау-шу чыгарган иде.

"Журналистлар кемнәр алар? Алар хезмәтчеләр. Берничә ел элек аларны дүртенче хакимият дип игълан иткәннәр иде. Володин аларга: "Әгәр ошамаса, башка җирдә язсыннар», - дигән иде. Кешечә киенсеннәр, тәннәренең төрле җирләрен күрсәтеп йөрмәсеннәр. Хатын-кыз теләмәсә, ир-ат бәйләнми ул. Мин озак яшәдем һәм күп хатын-кыз күрдем. Андый журналистларның бераз койрыкларын кысарга кирәк. Әле алар нәрсәгәдер каршы килеп маташкан була", – дип сөйләде Фатих Сибагатуллин "Реальное время" журналистына биргән интервьюда. 

Татар маршруты 

2020 елда "Интертат" сайтына биргән интервьюсында депутат Татарстанда туризм өчен татар маршруты тәкъдим иткән иде. 

Фатих Сибагатуллиннан Татарстанда туризм өчен татар маршруты

Фото: © 

Мин тотынам Питрәч районыннан, монда безнең тарих бар. Яңа Шигали һәм Иске Шигали. Өч мәртәбә тәхеттә булган Шаһгалинең резиденциясе булган монда. Ул вакытта ханнарның, шаһларның дачалары Матюшинода булмаган, чөнки су янында булса, төнлә ушкуйниклар килеп, басып алырга мөмкиннәр. Шуңа күрә боларның ял итә, җәй көне яши торган урыннары коры җирдә булган. Шаһгалинең тагын бер резиденциясе Короленко ягында булган, Шагалиево дип йөртәләр.

Безнең премьер-министрыбыз булган Сафа Гәрәй хан вакытында, Кошчак дип йөрткәннәр аны. Кошчак Кырымнан булган, хәзерге Кощак совхозы аның резиденциясе җирләре.

Менә шушыннан башлап, без татар тарихын сөйләп китә алабыз.

Рөстәм Нургалиевичтән маршрутка имза куйдырганда Ленин музеен кертик, диде. Ленин да безнеке бит, беркая куя алмыйбыз.

Киттек шуннан Теләчегә. Анда юл буенда гына татар атлары үрчетеп була. Фермер Сәгыйть Гыйниятуллин болай да атлар үрчетә су буенда, урыны бик матур. Лениногорскидан куып китерәбез дә елкыларны, шушында колбаса, кымыз ясый торган, туристларны кунак итә торган урын була ала. Татар аты чабышырга да ярамый, йөк тартырга да кечкенә алар. Татарлар атның күбесен елкы итеп үстергән. Шушында 500-700 елкы үстереп, туристларны каршы алырга була.

Шуннан Саба. Ул бик чиста, бик матур агач шәһәр. Аннары Саба урман хуҗалыгында Татарстанның урман хуҗалыгы тарихы, фәне үзәге, музее. Дендрарийда нинди генә үсемлекләр юк. Сабада урман хуҗалыгының селекцион орлыкчылык үзәге фәнни базасы, Россиядә берәү генә ул. 8 гектар теплицада үсентеләр үстерәбез.

Урман аша гына чыгабыз да, анда Кукмара. Район үзәгендәге Поле чудес бистәсендә бик матур йортлар. Кукмарада Идел буе федераль округындагы бердәнбер савыт-саба фабрикасы, киез итек, мех фабрикалары, анда борай игелә.

Аннан Балтачка киткәндә данлыклы Вахит хуҗалыгы, анда бик көчле сөт комплексы, ресторан.

Шуннан Балтачның Кара күле, анда 100 кешелек кунакханә салабыз, инешкә буа буабыз. Кышын тау чаңгысы базасы була.

Балтачта элеккеге Мортаза бай йорты бар, мин эшләгән заманда банк иде. Чепьядагы халыклар дуслыгы музеенда Гарифҗан Галиевич дигән бабай эшли. Ул музейны удмуртлар, марилар өчен калдырырга да, татарныкын Балтачка алып китәргә. Шаккаткыч татар тарихы музее була.

Балтачтан 8 чакрым узгач, Карадуганда бердәнбер Себер тракты тарихы музее. Екатерина II заманында төзелеп калган 2 чакрымлы таш юл сакланган монда. Россиядә бүтән бер җирдә дә сакланмаган.

Дүрт чакрымнан Арча районы Хәсәншәех авылы. Бу Марат Әхмәтовлар, минем әни авылы. Анда гомер-гомергә чыпта сукканнар. Безнең якта бодай бик әйбәт үсми, колхоз арыш үстерә иде. Хезмәт көненә 400 грамм арыш биргәннәр. Эшлә көне буена, 400 грамм арыш сиңа. Хәерчелекнең, мескенлекнең чиге юк. Шул вакытта кеше ачлы-туклы булганга һәм ачка үлмәскә чыпта сукканнар. Марат Готович әйтүе буенча, кайбер гаиләләр көнгә кырыгар чыпта сукканнар. Бер чыпта — 50 тиен, көнгә 20 сум акча эшләгән.

Шуннан дүрт кенә чакрымда минем Апаз авылы. Анда борынгыдан тегүчеләр, бөтен тирә-якка чыгып, тегү теккәннәр. Зур базарлы авыл булган. Монда тегүчеләр музее, базар, ресторан ачып җибәрәбез. Туристларга сатарга минем китапларны да куеп була. Монда мин салдырган бик яхшы мәктәп, мин салдырган мәчет. Кешедән ояла торган түгел. Узган ел бик яхшы итеп эшләттем, Апаз белән Шушмабаш арасына шундый асфальт салдылар. Шаккаткыч! Татарстанда андый яхшы юл юк.

Якында гына Ташкичү, Мәрҗани музее. Аннары киттек Кырлайга.

Кырлайны Америка дәрәҗәсендә итеп ясарга кирәк. Бибимәмдүдә дип йөрисе дә юк Балтачка. Риман Гыйлемханов йөри минем туганнар ул дип анда… Тукайның бабалары дип Өчилегә дә йөрисе юк. Малайны базарга сатарга җибәргәннәр! Элек авылдан малае да, әби-бабае да артмаган, авыл чыгармаган үзеннән, тәрбияләгәннәр, караганнар. Бу бит безнең хурлык! Тукайны Тукай ясаган урын — Кырлай, Сәгъди абзый. Сәгъди абзыйның йортын нараттан салырга, ялтырап торган калай түбә итеп ябарга. Ишегалдына матур итеп һәйкәл — Сәгъди абзыйга, янына бастырып куярга матур малайны. Тукайны һаман чахоткалы, хәерче итеп күрсәтәләр. Ул безнең үткәнебез дә, киләчәгебез дә, бүгенгебез дә.

Шуннан киттек Арчага. Анда милли аяк киемнәре фабрикасын торгызабыз. Чигелгән чүәк, читек. Аңа ихтыяҗ да бар. Шуннан Арчада бик көчле базалы педучилище бар, аны татар теле укыта торган милли университет итеп әзерлибез. Мин белгән дәрәҗәдә укытучы әзерләсәләр… Мине бик яхшы белемле, борынгы байлар нәселеннән чыккан укытучылар укытты. «И, сабыйлар, эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә эш, эш агачы һәрвакыт бик юмарт китерер җимеш». «Җен-пәри дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул…» Барысын да хәтерлим. Шуларны укып, зур егет булдым бит инде, көчле кеше. Аннары Муса Җәлилне өйрәтте Разия апа. «Син яшәмә җирдә файдасыз бер Түмгәк булып тигез урында».

Менә шушы әйберләрне укытсак, була. Разия апа безгә хәтта Дәрдемәнд белән Гаяз Исхакыйларны да укытты, алар тыелган еллар иде.

Аннары Әтнә районында тарихи авыллар, аларда экологик чиста продукция. Алга таба Дөбьяз ягыннан - Казанга.

«Чиста татар мәктәбен интернат формасында гына ачарга мөмкин"

"Интертат" сайтында биргән әңгәмәсендә Фатих Сибагатуллин татар мәктәбен мәҗбүри кирәк түгел дип әйткән иде. 

Сез ничек уйлыйсыз, татар мәктәпләре кирәкме? Татар мәктәпләрен ачабыз дигәч, Нурлатта халык каршы чыкты дигән идегез.

Саф татар мәктәбе - интернат мәктәп формасында ясарга мөмкин, әйтик, Арчада берәү, Чистайда берәү. Чиста татар мәктәбен мин бүген мәҗбүри кирәк дип уйламыйм.

Сез Нурлатта эшләгәндә татар мәктәбен ачмадык дигән идегез. Ни сәбәпле шулай?

Нурлатта халык җыелып килде. Мин фамилияләрен дә әйтә алам, анда танылган фамилияләр дә бар: «Сез нишлисез, сез бит наданнар мәктәбе ачасыз!» - диделәр.

Татар мәктәбе турында шулай әйттеләрме?

Әйе. Анда бит «өчле"гә укыган, «Әйдә, ярар»га укыган укучылар керәчәк. Ә яхшы укып, югарырак китүчеләр, һичшиксез, русча укыячак, диделәр. Һәм шулай булып чыкты да – без аны маташтырып карадык.

Татар мәктәбе ачып карадыгызмы?

Әйе. Аннары икенче кызык әйбер килеп чыкты. Анда унсигез милләт вәкиле яши. Татар мәктәбендә бит татарлар гына була аннары. Ә нишләп минем малай андагы рус, чуваш, яһүди белән дә аралашып укымаска тиеш? Ул мәсьәләне болай гына карап булмый аны. Бу мәсьәләне Фәүзия Бәйрәмова әйткәнчә генә карап булмый.

«Аяк чалып көрәшүне нигез итеп алырга кирәк"

Шушы ук әңгәмәдә депутат классик татар көрәшенең киләчәге юк, аяк чалып көрәшүне нигез итеп алырга кирәк дип әйтте.

Көрәш темасына кереп киткәнбез икән, Сезнең бу өлкәдә дә үз карашыгыз бар бит. Көрәшне ничек үстерергә була?

Бар. Мин башта, үзем көрәшкән вакытта, татарча көрәштән башка бүтәнне белми идем. Аяк чалуга каршы идем мин. Инде хәзер дөньяны йөргәч, күргәч, аннан соң китаптан, тарихи чыганаклардан эзләнә башлагач, бу көрәш сугышчан әзерлекнең бер төре булып чыкты.

Татар көрәшеме?

Татар көрәше. Билдә буган билбау. Сугышчыга көндәшен егарга кирәк, җиңәргә. Билдә күшәк белән йөргәннәр. Моның билендәге бавыннан тоткач, аны бит, аягы җирдән ычкынган мәле дип, күтәреп ятасы юк. Тот та сал, аркасына бәр, маңгаена бир.

Кем екты, шул җиңә?

Әйе. Шундый әзерлек булган. Бер көрәштә генә түгел, телдә дә, язмада да шулай ул безнең. Мин бик борчылам: бу академиядә дә ничек укытырлар, җәдидизм булырмы, кадимизм булырмы. Анда бит инде кадимизмны укытырга кирәк безгә дип чыккан Мөхәммәтшин (Рәфыйк Мөхәммәтшин - Болгар академиясе ректоры - ТИ). Кадимизм - ул ваһабизм була. Көрәшне шулай үзгәрткәннәр бит инде.

Сез хәзерге вакыттагы татар көрәше дип аталган көрәшне дөрес түгел дип саныйсызмы?

Бу безнең өчен - Татарстан территориясендә дөрес. Анысында да әле теге кагыйдәсе бар, бу кагыйдәсе бар: аркага яткан, фәлән иткән, төгән иткән дигән. Ә Татарстаннан читтә бит бу көрәш юк. Без Татарстаннан читкә – Мәскәүгә чыгып көрәшә алмыйбыз бит.

Шуңа күрә билбау көрәшен үстерергә кирәкме?

Бер көрәшне үстерергә кирәк – татар көрәшен.

Әйе, татар көрәше көрәш дип атала. Тегеләр дә көрәш ди, без дә көрәш дибез.

Татарлар тарихы хакында

"Арча якташлыгы" сайтында чыккан әңгәмәдә Фатих Сибагатуллин «Великие татары – строители и защитники Государства Российского» китабы, анда күтәрелгән мәсьәләләр, гомумән, татарлар тарихы, язмышы хакында сөйләгән. 

Фатыйх Сәүбәнович, мөмкинлектән файдаланып, мәңгелек сорауга ачыклык кертүдән башлыйк әле: без кемнәр соң?

Бүгенге көндә кемдер болгар ди, кемдер татар, ди. Безнең килеп чыгышыбыз – һуннардан. Борынгы бабабыз – Атилла. Алар тәңречелек динендә булганнар. Бу дин бүгенге көндә дә сакланып калган. Ходай дип сөйләшә­без. Ходай ул Күк Алласы дигән сүз. Авырлык килгән вакытта, и, Тәңрем, дип тә сөйләшәбез. Тәң­речелек – бер аллалыкка күчкән беренче дин ул. Аның билгеләре – почмаклары бертигез булган тәре, аджи. Моның бер почмагы күкне, аскы почмагы җир­не, уң канаты утны, сул канаты суны аңлата.

Тарихка күз салсак, иң элек кешелек дөньясы яшәү өчен арзанлы мөмкинлекләр булган җирләрдә, әйтик, җылы диңгез буйларында барлыкка килгән. Әйтик, Кара диңгез, Каспий буйларында скифлар яшәгән. Тора-бара алар үрчегән, яңа җир эзләп Көнчыгышка – хәзерге Урта Азия, Казахстан, Кытай, Алтай якларына юл алган, Тын океанга кадәр барып җиткән. Безнең халык өч бөек күченеш кичергән.

һуннар безнең эрага кадәр 500 ел элек үк бик көчле милләт булып, башкаларны буйсындырып яшәгән. Шул исәптән Кытай халкын (дөньяда алар чин исеме белән мәгълүм) бик каты җәберләгәннәр. Кытайлар болардан котылу өчен стена корган, тарихта ул бөек Кытай стенасы дип билгеле. Чыганакларда әлеге стена 6 600 км дип исәпләнә. Бик озын стена бит инде. Әмма стена да чиннәрне (чынаяк – кытай савыты дигән сүз) коткара алмаган. Картада тасвирланганча, стенаның Байкалга, Алтайга таба өлешендә татарлар гомер иткән, аларны утрак тормыш белән яшәгәннәрен ак татарлар дип атаганнар, дала өлешендә яшәүчеләр кара татарлар, болары күчмә татарлар була инде, хәзерге Якутия җирләрендә яшәүчеләр кыргый татарлар дигән исем йөрткән. Кара татарлар ак татарлардан: «Сез ирегегезне рәхәт тормышка алыштыручылар», – дип көлә торган булган. Ә татар өчен ирекле булып яшәү иң мөһим­нәрдән саналган.

Кытай дигән сүз үзе үк татар сүзе булып чыкты. Крепость, стена дигәнне аңлата. Борынгы монголлар да татар дип аталган. Президент Р.Миңнеханов Универсиада мәсьәлә­ләре буенча Монголиягә баргач, монголлар үзләре үк: «Без бит бер халык, Универсиаданың татар башкаласында уздырылуын хуплыйбыз гына», – дип әйткәннәр. Әйе, без бер халык, дин аермасы гына бар.

Китапларда татарларның төркемнәргә бүленүе хакында да языла.

Темучжин-Чыңгыз хан туган чорларда татарлар 3 зур төр­кемгә бүленә. Беренчесе – Ак татарлар дип йөртелә. Алар Бөек Кытай стенасы буйлап, Гоби чүленнән төньяктарак яшиләр, Кытай мәдәнияте йогынтысында булалар, ә сәяси як­тан чжурчженнәргә, ягъни Төнь­як Кытайга буйсыналар. 2. Кара татарлар. Алар Бөек Далада яшәп, терлекчелек белән шө­гыль­­ләнәләр, «табигый» ханнарына гына буйсынып, «үзләренең ирекләрен ефәк чүпрәккә чит­ләргә сатканнары өчен» «ак та­тар»ларны күралмыйлар. 3. Кыр­гый татарлар – көньяк Себернең аучылар һәм балыкчылар кабиләләре. Аларны «урман халыклары» дип йөртәләр. Бу татарлар ханлыкның ни икәнен дә белмичә, кабилә юлбашчылары буйсынуында яшиләр.

Чыңгыз хан чыгышы белән «кара татар»лардан була. Бу хакта Кытайның «Монгол-татарларның тулы тасвирламасы» дигән документында һәм урта гасырларга караган кайбер башка документларда бик ачык итеп әйтелә.

Чыңгыз ханның чыгышы белән татар булганлыгы исбатланганмы?

Әйе, Чыңгыз ханның чыгышы белән татар булганлыгын, XIII гасырның күп кенә язмача чыганаклары нигезендә, Россия Император фәннәр академиясе академигы Василий Павлович Васильев (1818-1900) үз вакытында бик дәлилле язып калдыра (бүген аның фикере рәсми тарих фәнендә актив төстә кире кагылып килә). Ул 1840-1850 елларда Кытай архивларында һәм китап саклагычларында эшләп, татарлар һәм Чыңгыз хан турында уникаль мәгълүматлар белән таныша.

В.Васильев 1851 елдан – Казан Император университетының Кытай һәм Манчжурия телләре кафедрасы профессоры. Ул 1859 елда, Чыңгыз хан һәм аның ырудаш буыннары гомуми атамага ия икән, татардан башка берни була алмый бу, дип яза (Васильев В.П. История о древности восточной части Средней Азии. СПб., 1859, 159 нчы бит). Чыңгыз ханның татар булганлыгын раслаучы күп кенә урта гасыр документларының киң җәмәгатьчелектән яшерелеп, сер итеп саклануы әлеге рус академигын нык гаҗәпләндерә. Ул моның сәбәбен галимнәрнең Чыңгыз хан исемен хәтта ки XIX гасырда да далалар буйлап күченеп йөрүче аз санлы ярымкыргый кешеләр булып калган монголлар белән махсус бәйләвендә күрә. Шул рәвешле бу хәсрәт галимнәр Чыңгыз ханны да кыргый, вәхши буларак күз алдына китерергә тели, дип уйлый В.Васильев. Чыңгыз ханның ырудашлары – татарлар турында ул, борынгы чыганаклар нигезендә, аларның барысы да «белемле», «яуларда оста һәм бик батыр», «иген игә, тимер һәм бакыр әйберләр эшкәртә», дип яза (Шунда ук, 165 нче бит).

Америка тарихчысы Чарльз Гальперин инде узган гасырның 80 нче еллары урталарында рус кенәзләренең Алтын Урда белән үзара мөнәсәбәтләрен һәм татарларның рус тарихына йогынтысын бик гадел итеп тикшерә. Ул татарлар хакимиятенең төрле диннәргә, шул исәптән Рус православие чиркәвенә карата да толерантлы булуын (бу хәтта Алтын Урдада ислам дине рәсми кабул ителгәннән соң да күзә­телә) аерым игътибар үзәгенә ала. Урта гасыр чынбарлыгына карата бик дөрес бу фикерне рус-Урда мөнәсәбәтләре буенча Американың икенче бер галиме Лео де Хартог та куәтли. Алтын Урдада дини толерантлыкка карата фәнни кызыксынуның үсүен дәлилләүгә шулай ук Ю.В.Сочневның «Русская церковь и Золотая Орда» (М., 1992) һәм А.Б.Малышевның «Христианство в истории Золотой Орды» (Саратов, 2000) дигән кандидатлык диссертацияләре дә хезмәт итә. Алексей Борисович, мәсәлән, Жучи Олысыда христианлыкның төрле агымнары (несторианлык, православие, католицизм һәм григорианлык) тарихын барлап, Кореядән Венгриягә кадәр, Татар империясенең бөтен территориясендә хрис­тианлыкның уңай үсешен киң тасвирлый. Татарларның этник һәм конфессиональ толерантлыгы нәтиҗәсе була бу.

Толерантлык Чыңгыз хан һәм Алтын Урда тарафыннан барлыкка китерелеп, татарларның идеологик «баласы»на әйләнә, һәм ул татар аяк баскан теләсә кайда пропагандалана! Татарларның әлеге сәяси-идеологик яңалыгы, һичшиксез, кешелек тормышында тиңдәшсез күренеш булып, күп халыклар һәм дәүләтләр өчен үтә матур үрнәк булып тора!

Казан урамына – Жириновский исемен!

Шулай ук Фатих Сибагатуллин Владимир Жириновский хөрмәтенә Казан урамнарының яки скверларының берсенә аның исемен бирүне хуплаган иде. 

"Үзәк булмаган урамга, бик зур булмаган паркка Жириновский исемен кушалар икән – мин каршы түгел. Язучыларның исемнәрен урамнарга бик күп бирәләр бит. Нәрсә булса да, ЛДПР - халык сайлаган партия. Демократия дибез, аны безгә кадәр җиткергән кеше Жириновский булды бит инде. Халыкның фикерен белергә дә, урам исемнәре кушу буенча комиссия бар бит, шул хупласа, бирергә була", – дигән иде ул.  Күпхатынлылык турында. Фатыйх Сибагатуллинның тормыш иптәше үзеннән 27 яшькә кечерәк булган. 

"Элекке заманда без татарларда (казахларда һәм башка мөселман халыкларында хәзер дә бар әле ул гадәт) егет кеше 25 яшькә җиткәнче өйләнергә тиеш булган. Аңа 17-18 яшьлек кызны ярәшә торган булганнар. Ул вакытта бит әле аны хәзерге кебек ачык итеп, өйләнешкәнче бөтен эшен бетереп йөрмәгәннәр. Ун елдан соң моңа тагын бер кат өйләнү мөмкинлеге килеп чыккан. 35 яшьтә икенче хатынлыкка тагын 18 яшьлекне алган ул. Ун елдан соң 45 яшендә тагын бер тапкыр 18 яшьлеккә өйләнгән. 55тә дә дүртенче хатыны итеп 18 яшьлекне сайлаган. Бу күренешне шушы ир-атны картайтмау белән бәйләп аңлатканнар.

Яшерен-батырын түгел, хатын-кыз ир-атка караганда тизрәк картая, ә ир-атларның булганнары, эшләгәннәре, хезмәт куйганнары барыбер бирешми. Үз мисалымда әйтә алмыйм инде. Мин бик каты авырып алдым, инсультлар да кичердем. Әйтсәң кеше ышанмас. Хәзер шулардан көлеп сөйләшәм, чөнки бер төрле дә дару эчмәдем бит. Янәшәмдә хатын-кыз булу азрак ярдәм иткәндер инде, күрәсең. Бик «поддерживать» итте, хәзер дә итә ул мине. Алайса 70тән узгач ир-ат «фәлән дә төгән» дип сөйләшкән булалар…" – дип сөйләгән иде ул "Интертат" электрон газетасына биргән интервьюсында. 

 "Салават минем өчен җырчы түгел, аның вокалы юк"

Фатих Сибагатуллин җырчы Салават Фәтхетдиновның вокалы юк дип саный.

«Салават минем өчен тырыш кеше генә, җырчы түгел ул. Татар җырчысы «Кара урман»ны җырлый алмаса, мин аны җырчы дип санамыйм. Салават - көтүчелектән тырмашып чыккан кеше. Үрнәк итеп күрсәтерлек. Менә карагыз Салават нишли, күрәсезме, үрнәк алыгыз дип күрсәтергә кирәк. Салаватның роле безнең татар арасында менә шунда, җырлавында түгел. Аның җырлавында вокал юк», - диде Фатих Сибагатуллин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррире Рәмис Латыйповка биргән интервьюсында. Сибагатуллин Салаватның киенүен дә ошатмавын аңлатты. «Әле слетта Салават костюм киеп чыккан иде матур итеп. Алайса гел күлмәк белән йөри иде. Костюм да килешә икән бит. Яхшы итеп галстук алып бирәм әле. Үсә Салават!» - диде ул.

Читайте на 123ru.net

Другие проекты от 123ru.net



Архангельск

В Архангельске завершился всероссийский турнир по теннису



VIP

Консультации, Составление Договоров, Присутствие Продюсера при заключении договоров и переговорах. Лекции. Переговоры. Встречи и Обсуждения.




Українські новини

Хризантема - вродлива квітка, що вимагає особливого догляду



Новости 24 часа

Проект развития малой авиации в Сибири оценили в 8 млрд рублей



Game News

Пробный запуск God Wars: Cross Worlds — idle-RPG с богами и путешествиями во времени



Казань

Актриса Яна Поплавская станет одним из почетных гостей Национальной премии «СВОИМ» в Нижнем Новгороде



News Every Day

Top 5 Websites to Watch FREE Movies - TV Shows (No Sign up!)



Настроение

Накрутил рулём на уголовное дело



Казань

В Казани нашли тело мужчины с травмой головы



Алла Пугачёва

Пугачева попросила прощения у певицы Манижи из-за её жалоб после теракта



Казань

Фетисов: международные спортивные организации себя дискредитировали



WTA

Азаренко вышла в полуфинал турнира WTA-1000 в Майами



Казань

«Рубин» отдаст собранные за билеты деньги пострадавшим в «Крокусе»



Фильм

Фильм о пришельцах снятый на деньги мафии



Симферополь

Книжная выставка "Необъятен и велик мир чудесных детских книг", открытие Недели детской книги



Казань

«Рубин» отдаст собранные за билеты деньги пострадавшим в «Крокусе»



Татарстан

Минниханов начал совещание в Кабмине с минуты молчания в память о погибших в «Крокусе»



Москва

Заказать недорогой ремонт кухонной мебели в районе в Москве и Московской области



Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Казани — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Казани или других населённых пунктов Татарстана мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Казани можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа в Казани и Татарстане






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Казани и Татарстана. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Казани — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в Татарстане
Татарстан

Электрофургон Sova 25, выпущенный в Елабуге, будет продаваться вместе с зарядками вдоль трассы





Путин в Татарстане
Татарстан

Кинотеатры Казани приостановят свою работу 24 марта в связи с общенациональным трауром


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Киев признал стагнацию ВСУ по всей линии фронта


Навальный в Татарстане
Москва

Силовики задержали за сутки пятерых журналистов, часть проходит по делу об «участии в работе ФБК», одного жестоко избили при задержании



Здоровье в Татарстане


Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России






Загрузка...

Загрузка...



Тимати

А надо было ласково? Тимати после слов о "ребятах"-террористах ответили по-мужски



Казань

Мужчины активнее женщин пользуются каршерингом

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net