Синоптиклар Татарстанда томан һәм буран турында кисәтә
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 20 гыйнварда, Татарстанның кайбер районнарында томан төшәргә мөмкин, төнлә буран көтелә.
Гомумән республика буенча аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Бераз кар явачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә искән җил юнәлешен көньякка үзгәртәчәк. Төнлә һава температурасы −5..-10˚ фаразлана, аязганда — 16 градуска кадәр салкын.
Көндез һава температурасы −3..-8˚ градус фаразлана. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.
Бүген төнлә республика территориясендә һәм Казанда урыны белән буран көтелә, күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начарланырга мөмкин.
Төнлә шулай ук көньяк-көнбатыштан 15-20 метр тизлектә җил исәчәк, Казанда — 18 метрга кадәр.
Юлларда бозлавык, кар көртләре саклана, дип искәртә синоптиклар.