Заһид Мәхмүди турында: «Сәләтемне тулысынча куллана алмадым, дия иде»
Язучы, журналист Заһид Мәхмүди кичә — 18 гыйнварда 61 яшендә вафат булды. Заманында «Татарстан» журналы, «Татар иле», «Мәдәни җомга», «Шәһри Казан» газеталарында, «Казан», «Татарстан» радиоларында эшләгән ул. Аның төрле елларда «Профессор Мияугөл», «Ак болыт», «Әче балан» китаплары басылып чыкты. Заһид Мәхмүди — 1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. «Агылый белән тагылый — ул без идек» Газинур Морат, шагыйрь:
Яшьлегем Заһид белән узды. Без аның белән озак еллар агылый белән тагылый кебек булдык. Без якташлар да, яшьлек дуслары да, иҗатташлар да, бергә эшләдек тә. 1991 елда Ирек мәйданында ачлык игълан итеп, аркадашлар да булдык. Андый җиргә берәү дә кызык эзләп бармый. Аның күңелендә һәрвакытта да милләт хәле, милләт кайгысы булды. Ул аны беркайчан яшермәде дә. Шул вакытта да иңгә-иң торуыбыз белән горурланам. Заһиднең үлеме көтмәгәндә башка тимер таяк белән суккан кебек булды. Үлеме ковидтан түгел дип беләм, йөрәктән китте дип ишеттек. Казаннан туган нигезенә — Кукмарага зурдан кубып кайтып китте. Туган җиренең көчен тоеп, хуҗаларча, алпавыт кебек яши башлады ул анда. Бик заманча тормыш көйләде. Без зоопаркта гына күргән дөяләр, экзотик хайваннар үрчетеп асрый башлады. Шунда ук кино төшереп ятты. Аның 60 яшьлек юбилеена бик затлы китабы чыккан иде. Ул аны үзе дә бик куанып кабул итте. Куанычы калган икән… «Мантыйкка сыймый торган эшләр эшләштергәли иде» Рабит Батулла, язучы:
Заһид Мәхмүди тиктормас булды. Һәрвакыт хәрәкәттә, нәрсәдер эшләргә тырышты, ялкау кеше түгел иде. Язучы буларак та тиктормас. Кино да төшерә иде ул, прозаик буларак та талантлы булды. Тормышта эзләнде, үзен табарга теләде һәм тапты да. Ул нәрсә белән авыргандыр, мин белмим. Без сирәк аралаша идек. Ул логикага сыймый торган эшләр эшләштергәли иде. Аның иҗаты да шулай — башка кешенекенә охшамаган. Андый үзенчәлекле кешеләр сирәк була. Ул оригинальлеге белән истә калачак. «Сәләтемне тулысынча куллана алмадым, дия иде» Мансур Мортазин, журналист: Мәхмүди белән без бергә «Татарстан радиосы»нда эшләдек. Ул бик кызыклы шәхес иде. Төрле яклап талант. Курку белмәс, батыр йөрәкле кеше. Ул төнлә торып, төне буе йөгерергә дә мөмкин, бәкедә коена иде. Әллә ничә тапкыр үлемнән калуы турында да сөйләгәне бар. Аллаһы Тәгалә үзе саклап йөрткәндер дип уйлыйм, чөнки ул үзен карап-саклап йөргән кеше түгел. Куркып, үләрмен дип йөрмәде. Һәрвакыт каршылыкларга барырга курыкмады. Мәйданда ачлык игълан итүе дә милләтне яратудан, татар телен, татар халкын яратудан килә торган сыйфат. Радиода эшләгәндә дә улы Фәнис белән бик тиз генә тапшырулар эшләп куя иде. Артист иде. Аңа текстның мәгънәсенә, сүзенә туры китереп, килешле итеп уку бернигә дә тормый. Заһидкә Аллаһы Тәгаләдән шушындый талант бирелгән. Үзе дә: «Мин талантны тулысынча куллана алмадым», — дип әйтә иде. Ул бик еш гашыйк булучан кеше иде. Мин күп вакытымны шушы гашыйк булуларга сарыф иттем, иҗатыма вакыт бик әз калды, дия иде. Гашыйк булулары аның әсәрләрендә дә чагыла. Кирәк икән, акча эшләргә дә булдырды. Әллә нинди юллар белән дә акча эшли алды, бу мәсьәләдә дә куркып калмады. Авыр елларда хәтта районнарда җимешләр дә сатып йөргән. Ниндидер инвестицион проектларда да катнашам, дия иде. Гомумән, бик кызыклы шәхес булды. Ул иҗатын тулысынча ачып бетерә алмады, мин аннан бик яхшы драматург та чыккан булыр иде дип уйлыйм. Заһид Мәхмүди тормышны да, сәхнәне дә белә иде. Туктап калмады, куркып тормады. Минем имиджыма зыян килер, өстәгеләрдән эләгер дип артка карап уйлый торган кеше түгел иде. Курыкмыйча яшәде. Кайберәүләр аны аңлап та бетермәгәндер, ул чын мәгънәсендә талант иясе иде. Ә талантлар алар төрлечә була, бөтен кеше кебек бертөсле булса, ул талант булмый. Нәрсәсе беләндер кеше башкалардан аерылып торырга тиеш, ә менә Заһид Мәхмүди мондый сыйфатлары булган язучы иде. «Матбуганы сату эшен оештыруга тотынган иде» Ләбиб Лерон, шагыйрь:
Заһид Мәхмүдинең кеше уйламаган нәрсәләрне эшләү гадәте бар иде. Бозлы суда бәкедә коенды, транспортта йөрмәде. Үзе дүрт фильм төшерде. Кайбер кеше гомер буе хыялланса да, шул хыялы белән кала. Ә Заһидның башына килә, икенче көнне ул аны тормышка ашыра башлый. «Себерке» газетасын да чыгара башлаган чорларын хәтерлим. Башта популяр булмады, ниндидер газетага тагып районга тарату юлларын эзләде. Аннары халык үзе аның газетасын алдыра башлады. Киоскларда да нәкъ менә «Себерке»не сорауларын күп күргән бар. Затлы кәгазьләрдә басылмаса да, эчтәлеге халыкка якын. Чын мәгънәсендә хыялый, шуны тормышка ашыра торган кеше булды. Фантастик язучы булып китүе дә тикмәгә генә түгел. Тормышка ашмаган хыялы калды: бөтен матбугатны сату эшен оештыруга тотынган иде. Газета-журналларны бер корпорация аша сатарга җыена иде. Былтыр пандемия чыкты, почта белән эшләү ягы уңайсыз. Күптән түгел: «Ләбиб, барып чыкмады әле, туктап торам», — диде. Бер генә җирдә таптана торган кеше булмады ул. Шушындый эшләргә аның тәвәкәллеге бар иде. Исән-сау булса, тагын әллә нәрсәләр уйлап чыгарыр иде, аннан бөтен нәрсәне дә көтәргә була. Үзенә тормышта тәм табып, шөгыльләреннән ләззәт алып йөри торган кеше иде. Күп төрле шөгыльләре язучылыктан да читләтеп торгандыр. Заһид бөтен жанрда язды. Татар әдәбиятында фантастик жанрны дәвам иткән сирәк кешеләрнең берсе иде, андый жанрда хәзер яза торган кеше күрмим дә. «Ачлык мәйданында бергә утырдык» Илдус Әхмәтҗанов, артист:
Заһид китеп барганмыни? И Заһид… Ачлык мәйданында бергә утырдык инде. Заһид батыр йөрәкле, бернинди куркыныч хәл алдында да куркып калмый торган, куркыныч урыннарга дуамалларча бәреп кереп үз сүзен әйтә торган кеше дип истә калган. Мәһабәт, таза гәүдәле кеше иде. Фикерле иде, башкалар кебек түгел. Кызганыч китеп баруы… «Фронтовиклар булдык» Илфат Фәйзрахманов, журналист:
Заһид Мәхмүди туры сүзле булды һәм бер кешегә дә яраклашмады. Беренче очрашкан вакытта, кырыйдан караганда, аның янында торырга кыен кебек тоела иде миңа. Авыр кешедер бу, дигән фикер туа иде. Ә ул андый кеше түгел икән. Аның белән беренче тапкыр 1997 елда очраштым, ул «Казан» радиосында эшли иде. Шул вакытта мине телевидениедән җибәрергә теләделәр. Шунда миңа Казан радиосында миңа мөнбәр бирелде. Бөтен проблемаларымны шунда барып сөйләдем. Аннан соң күптәнге танышлар кебек аралаша башладык. Бер-беребезне фронтовиклар кебек кабул итә идек. Ә кара-каршы утырып, озаклап сөйләшкән булмады, хезмәттәшләр кебек аралаштык. Мин телевидениедә кайнадым, ул матбугатта. Ул бик прогрессив, уникаль шәхес. Ул туган ягы Кукмарага типографияләр алып кайтып урнаштырды. Аның улы Фәнис Камал белән бергә эшләдек, аны бик хөрмәт итәм. Бүгенге көндә ирләр ирлек сыйфатларын, хатын-кызлар үз сыйфатларын югалтып бетереп бара. Фәнис Камал — чын ир, чын дус була ала торган кеше. Анда да әтисенең характеры, ул сүзен үзгәртми. Заһид Мәхмүди нинди егет үстергән дип сокланам. «Иртә китте…» Чулпан Гарипова, журналист:
Без Заһид Мәхмүди белән бергә радиода эшләдек. Беркайчан да «Әйеме?» дип сораучыга: «Әйе-әйе», — дип җавап биреп, баш кагып утырмады. Нахак сүз яратмады, гадел булды. Хезмәттәшләрен дә яклый иде, шундый булганлыктан, милләтне дә якларга чыкты. Милләт өчен тирләп-пешеп, битләре кызарганчы бәхәсләшә ала иде. Заһид абый матурлык яратты, романтик булды. Матур кешеләргә соклана иде. Гаиләсен яратты. Иртә китте… Заһид Мәхмүдинең улы Фәнис Камал әтисенең йөрәге туган нигезендә, Кукмарада туктавын әйтте. Язучының үлеменең сәбәбе әлегә расланмаган. Беренчел мәгълүматлар буенча, йөрәк чире сәбәп булган. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Заһид Мәхмүдинең якыннарының кайгысын уртаклаша.