Бөгелмә районы халкын милли традицияләр белән таныштырдылар
(Бөгелмә, 20 апрель,"Татар-информ», «Бөгелмә авазы» ). Бөгелмә районының Карабаш бистәсенең үзәк мәйданында «Халыклар дуслыгы» фестивале узды.
Чара Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында узды.
Бәйрәм программасына муниципаль учреждениеләр коллективларының күрсәтмә чыгышы, костюмлы йөреш халык уеннары буенча остаханәләр кертелгән иде.