Бөгелмәдә иң яхшы волонтерларны бүләкләделәр
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Бөгелмәнең Яшьләр сараенда Россиядә волонтер көнен бәйрәм итүгә һәм «Ел волонтеры — 2019» муниципаль конкурсына йомгак ясауга багышланган тантаналы чара узды. Бу турыда Бөгелмә муниципаль районы сайтында хәбәр ителә.
Юлия Мельникова («14нче Прогимназия» мәгариф учреждениесенең өстәмә белем бирү педагогы), Марина Черепанова («ДоброДом» волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе), Полина Кулагина (Бөгелмә муниципаль районы иреклеләр үсеше координацион үзәге җитәкчесе урынбасары) Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Бөгелмә муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатларын Татьяна Кондаковага (Бөгелмә аграр көллияте студенты), Дмитрий Ракитинга (Бөгелмә машина төзелеше техникумы студенты), Айнур Гыйззәтуллинга (Бөгелмә машина төзелеше техникумы студенты) тапшырдылар.
Тантаналы чарада шулай ук волонтерлар хәрәкәте активистларын, аларның остазларын, үзләрен яхшы яктан күрсәткән волонтерларның, спорт сөючеләрнең әти-әниләрен, яшь гвардиячеләрне, «Форпост» ГЦ хезмәткәрләрен, ЦЭТВга тоташтыру волонтерларын бүләкләделәр.