Рөстәм Миңнеханов Рамзан Кадыйровны чечен телендә туган көне белән котлады
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйровны туган көне белән тәбрик итте. Ул Телеграм-каналда коллегасы белән төшкән фото урнаштырган, янына: «Туган көнең белән!» - дигән һәм чечен телендә тәбрикләү сүзләре язган.
Бүген Кадыйровка 46 яшь тула. Ул элегрәк татарларны үз «туганнары» кебек кабул итүе хакында белдергән иде. Татарстан һәм Чечня республикаларын элек-электән килгән дусларча элемтәләр бәйли. Әйтик, 2022-2024 елларда ике республиканың хакимияте икътисад, мәгариф, төзелеш, ветеринария өлкәләрендә һәм тугыз башка юнәлеш буенча уртак чаралар үткәрергә ниятли. Ә кичә Казан һәм Грозный арасында туры даими авиарейс ачылуы хакында хәбәр ителде.
Искәртеп узабыз, май аенда Чечня башлыгының кызы, республика мәдәният министры Айшат Кадыйрова Казанга килгән иде. Ул «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «XIX–XXI йөзләрдә Чечня Республикасы сәнгате» күргәзмәсен ачуда катнашты.