Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына берничә закон проектын кертергә кушты
Татарстан Дәүләт Советында республика законнары проектын һәм төбәкнең социаль-икътисади үсеш фаразын тәкъдим итәчәкләр. Бу карарны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Аерым алганда, Татарстан вице-премьеры - республика икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтовка 2023 елга һәм 2024-2025 еллар план чорына республиканың социаль-икътисади үсеш фаразын тәкъдим итү йөкләнде. Республиканың финанслар министры Радик Гайзатуллин Татарстанның шундый ук чорга бюджеты турында закон проектын, ә Мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Алсу Мифтахова шул ук чорга Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проектын тәкъдим итәргә тиеш.
Карарда документларны тапшыруның төгәл сроклары билгеләнмәгән.