Татарстанда тәүлек эчендә коронавирустан 139 кеше чирләгән
Тәүлек эчендә Татарстанда 139 кеше коронавирус йоктырган. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
Республикада пандемия чорында Covid-19 белән барлыгы 149 579 кеше авырды, дип билгеләп үтте ул. 2022 елда 106 меңнән артык ковидлы кеше ачыкланган. Авыручыларның 80 проценты симптомнарсыз чирли. Авдонина сүзләренчә, әлеге чирне авыр кичерүчеләрнең проценты түбән дәрәҗәдә кала.
«Омикрон»ның өлеше 95 процент тәшкил итә. Авыручыларның күпчелеге йогышлы чирне ОРВИ белән авырган вакыттагы шикелле уздыра.