Кукмара районында юлда барганда җиңел машина янган
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстанның Кукмара районында Сәрдекбаш авылыннан ерак түгел юлда барганда җиңел машина яна башлаган, шуннан соң ягулык һәм газ җиһазлары шартлаган. Нәтиҗәдә, автомобиль йөртүче зыян күрә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хәбәр итүләренчә, ир-атның тәне тулаем диярлек пешкән. Аны якындагы хастаханәгә илткәннәр.