Андрей Кондратьев блогерларны Үзәк сайлау комиссиясенең эксперт советына чакырды
(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сайлау барышындагы эш нәтиҗәләренә йомгак ясады. Ул комиссиянең экспертлар советына блогерларны да катнашырга чакырды. «Иҗтимагый күзәтүчеләр арасында йөз блогер катнашты, алар республика Үзәк сайлау комиссиясенең эксперт советына чакырылды. Республикада көн саен сәяси партия һәм кандидатлардан 16 мең күзәтүче эшләде. Татарстанның барлык сайлау участоклары видеокүзәтү камерасы белән җиһазландырылган иде», — диде ул. Кондратьев өченче сайлау кампаниясендә катнашкан блогерларга рәхмәт белдерде. «Алар репортажлар алып барды. Экспертлар советы соңгы елда сайлау системасы өчен этәргеч бирә торган мәйданчыкка әйләнде», — Андрей Кондратьев.