Марат Хөснуллин Пермь фаҗигасендә һәлак булучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашты
(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин Пермь университетында атыш вакытында һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты, шулай ук зыян күрүчеләргә тизрәк савыгу теләде. Бу хакта ул үзенең инстаграм социаль челтәрендәге битендә язган. «Бүген Пермь дәүләт университетында коточкыч фаҗига булды. Һәлак булган кешеләрнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашам, барлык зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуын телим. Сезнең белән бергә кайгырабыз», — дип язды Россия Хөкүмәте Рәисенең урынбасары. Бүген, 20 сентябрьдә, 18 яшьлек студент Пермь дәүләт илкүләм тикшеренү университеты территориясендә ут ачты. Атучы хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан зарарсызландырылды һәм тоткарланды. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, фаҗигада алты кеше һәлак булган, тагын 24 кеше яраланган. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашты.