Республикакүләм ифтар кысаларында мохтаҗларга ланч-бокслар өләшәчәкләр
(Казан, 10 май, «Татар-информ»). 11 майда Казанда 9нчы Республикакүләм ифтар узачак.
Быел Республикакүләм ифтарының төп мәйданы «Казан ЭКСПО» халыкара күргәзмәләр үзәгендә булачак. Ә массакүләм авыз ачу урынына эләгә алмаучылар өчен «Ак Барс Арена» стадионында мохтаҗлар өчен өстәмә ифтар җыелмалары тарату пункты оештырылачак, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.
Ифтар җыелмалары 11 майда «Ак Барс Арена» стадионының Чистай урамына караган медиафасады ягыннан 15:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр таратылачак.
Республикакүләм ифтар куркынычсызлык чараларын саклап узачак.