Пензаның Рамазан чатырында кыз балалар өчен ифтар узды
(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Х.Д. Тенишева исемендәге Мәдәни-агарту үзәгендә «Рамазан чатырында» кыз балалар өчен ифтар булды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә. Традиция буенча чара изге Коръән укудан башланды. Соңыннан яшь мөслимәләр өчен викторина үткәрделәр. Һәр катнашучыга бүләкләр тапшырдылар. Гөлфия Кирасирова билгеләп үткәнчә,ата-аналар балаларны ураза тота ала торган яшьтән аларны өйрәтергә тиеш. Кайбер галимнәр, бу яшь – ун яшь тирәсе, дип саный. Балага кырыс булырга кирәкми, ул аңа калебе белән өлгереп барырга тиеш. Әгәр бала җитди арыган икән, ураза тотуны дәвам итәргә кирәк түгел, ди ул. Дини идарә берничә ел дәвамында яшьләр һәм балалар белән актив эшли, аларны мөселманнарның матур традицияләрендә тәрбияләргә тырыша.