Марий Эл татар мәдәнияте үзәгендә мөнәҗәтләр бәйгесе Рамазан аена багышланды
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Марий Эл республикасының татар мәдәнияте үзәгендә бәетләр һәм мөнәҗәтләр бәйгесендә катнашучылар бүләкләнде. Республика татар мәдәнияте узәгендә бәет һәм мөнәҗәтләр конкурсы икенче тапкырын узды. Катнашучылар Рамазан аена багышланган мөнәҗәтләр башкарды. Татар фольклорының иң борынгы һәм популяр жанрларының берсе — бәетләр һәм мөнәҗәтләр. Бу туганлык жанрлары үткәндә калмады, искермәде, ә бүген дә барлыкка килүләрен дәвам итәләр, чөнки җәмгыятьнең һәм шәхси тормышның барлык вакыйгаларын чагылдыралар һәм аларга карата мөнәсәбәт күрсәтәләр. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Шигырь формасында мөнәҗәтләр һәм бәетләр аерым алынган кешеләр һәм җәмгыятьнең уй-кичерешләрен тапшыралар. Хәзер барлык төр бәетләрдән, күпчелек очракта, әнисен яки әтисен, улын яки кызын, ирен яки хатынын, яраткан кешесен һәм тарихи вакыйгаларга багышланган бәетләр языла. Мөнәҗәтләр текстлары арасында Аллаһы Тәгалә һәм пәйгамбәрләргә ышану, табыну һәм ярату, тормыш һәм үлем турында уйлануларга, шулай ук «ана» мөнәҗәтләре өстенлек итә. Конкурс ахырында барлык катнашучылар да дипломнар белән бүләкләнде.