Тәтеш районында Бакырчы авылы җирлеге администрациясе бинасы төзиләр
(Тәтеш, 22 апрель, «Татар-информ», «Тәтеш таңнары» ). Тәтештә Бакырчы авылы җирлеге — районда иң зурларның берсе. Җирлек составында алты торак пункт исәпләнә, аларда 700дән күбрәк кеше яши. Авыл Советы озак вакытлар агач корылмалы иске бинада, аннары мәктәптә, мәдәният йортында урнашты. Хәзерге вакытта Бакырчы авылы җирлеге Советы өчен яңа заманча бина төзелә. Аның урыны бик уңышлы сайлап алынган: ул авыл үзәгендә, яңа объектлар — мәдәният йорты, Мемориаль комплекс, ФАП янәшәсендә урнашкан һәм социаль-мәдәни күренештә килешле булып күренә. «Бина төзүгә без 2016 елда гариза биргән идек. Быел программага эләктек. Безнең авыл Советында өч хезмәткәр — мин, секретарь һәм белгеч эшли. Уңайсызлыклар килеп чыккалый, мисалга, кешеләр шәхси мәсьәлә буенча килгәч, секретарьга чыгып торырга туры килә. Өстәвенә бездә архив күләме дә зур, аны шулай ук кечкенә мәйданга сыйдыру мөмкин түгел, кыскасы, кысанрак шартларда эшлибез», — диде ул. «Проект ясаган вакытта сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр дә керә алуны тәэмин итә торган мөһим техник карарлар исәпкә алынды, барысы да биредә эшләүчеләр һәм килүчеләр өчен уңайлы булсын өчен җиһазландырыла. Тирә-юнь территорияне төзекләндерергә планлаштырабыз», — диде ул. Бинада һәрбер хезмәткәр өчен бүлмә каралган, архив бүлеге булачак, барлык коммуникацияләр үткәрелә. Төзүчеләр якын араларда эчке эшләренә тотыначак.