Төркиядән һәм Танзаниядән Россия туристларын 1 майга кадәр кайтарачаклар
(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Россиянең оешкан төстә киткән барлык туристлары Төркиядән һәм Танзаниядән 1 майга кадәр кайтырга тиеш, дип хәбәр итте журналистларга Россия Туроператорлары ассоциациясе (АТОР) башкарма директоры Майя Ломидзе. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. «Безнең исәпләүләр буенча, 1 майга кадәр анда булган барлык туристлар да (Төркия һәм Танзания) чыгарылачак, бу берничә дистә мең кеше дигән сүз. Танзаниядә бераз азрак - 6 меңгә якын кеше, Төркиядә, безнең бәяләүләр буенча, 50 меңнән артык кеше бар», - диде Ломидзе. Аның сүзләренчә, Төркиягә турлар сатып алган туристларның 70 проценттан артыгы акчаны кайтаруны түгел, турларны яңадан броньлауны өстен күргән. «Туристлардан сорашуның гомуми күләменнән 70 проценттан артыгы акчаларны кире кайтару белән мавыкмый, чөнки акча килешү нигезендә кире кайтарыла. Ул бар кеше өчен дә бер - 30 көннән алып 60 көнгә кадәр вакытны ала», - диде ул.