Тәтеш районы «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы вәкилләре Чүпрәле районында җыелышта булды
(Тәтеш, 19 апрель,"Татар-информ», «Тәтеш таңнары» ). Тәтеш районы «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы вәкилләре Чүпрәле районында узган «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын- кызлары иҗтимагый оешмасының чираттагы җыелышында булып кайтты. «Бу чарада без Чүпрәле халкының булдыклы, талантлы икәнлегенә тагын бер тапкыр инандык. Туган як музееның байлыгы һәркемне сокландырды. Чиккән намазлык, сөлгеләр күз явын алырлык иде. Без биредә халкыбызның борынгы гореф-гадәтләреннән берсе — дисбе тезү серләренә дә өйрәнеп кайттык», — дип сөйләде катннашучылар. Музейда Рима Гомәр кызының әнисе Сара апа Вәлиуллина истәлегенә ачылган күргәзмәне карадылар. Ул Ишле авылында үз акчасына күпер төзеткән Сара апа буыннар бәйләнешен, рух бердәмлеген ныгыту үрнәге буларак олы хөрмәткә ия шәхес булып тора. «Һәр җәүһәрдә — халкым тарихы» дип исемләнгән концерт программасы халкыбызның күркәм биюләре, матур җырлары белән үрелеп барды. Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова үзенең чыгышында әлеге чарага югары бәя бирде һәм халкыбызның йолаларын, телен саклап калу өстендә эшләгән җитәкчеләргә рәхмәт сүзләрен белдерде.