Алиш исемендәге балалар иҗат йортын яңарту өчен ярты миллиард сум чамасы акча кирәк
(Казан, 17 апрель, «Татар-информ», Оксана Романова). Казанда Абдулла Алиш исемендәге шәһәр балалар иҗат сарае совет архитектурасы һәйкәлен (элеккеге пионерлар йорты) реставрацияләү эшләренә ярты миллиард сум чамасы акча таләп ителә.
Проект беренчел техник бирем буенча килешенгән, әмма бинада проектка кермәгән өстәмә эшләр башкару таләп ителә. Мисал өчен, проектка аның нигезен, диварларны тикшерү һәм алар буенча эшләр кертелмәгән. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында проект архитекторы Гүзәл Миронова сөйләде.
Беренчел техник бирем буенча каралган эшләрнең бәясе 450 млн сум тәшкил итә. Хәзерге вакытта Алиш мәдәният йортының берничә бинасы авария хәлендә һәм белем бирү процесслары нормаларына туры килмәве аркасында ябылган. «Проект тулысынча килешү кысаларында эшләнгән, әмма без объектның хәзер хәл итү яхшырак булган проблемалары исемлеге турында да сөйләшүләр алып барабыз. Мисал өчен, проектка кертелмәгән тышкы челтәрләрне дә эшләп бетерергә туры киләчәк», — диде архитектор.