Менделеевскиның «Шаян» ансамбле 45 еллык юбилеен Мәскәүдә уздыра
(Казан, 25 март, «Татар-информ»). 10 апрельдә Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә Татарстанның Менделеевск районыннан «Шаян» халык иҗаты коллективының юбилей концерты була. Концерт программасы «Без бердәм халык!» дип атала һәм коллективның 45 еллык юбилеена багышлана. Чара республикада игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уза. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә. Ансамбль мәскәүлеләргә Россиянең күпмилләтле мәдәнияте үзенчәлекләрен чагылдырган халык биюләрен һәм композицияләрен тәкъдим итә. Ансамбльгә нигез салучы һәм җитәкчесе — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты Нәкыя Насыйфуллина хәзерге вакытта җиде төркем эшләвен әйтте. Аларда мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәп укучылары, студентлар һәм эшләүче яшьләр — барлыгы 300дән артык кеше шөгыльләнә. Ансамбль 2016 елда «Россия Федерациясенең атказанган халык иҗаты коллективы» исеменә лаек булган, диелә хәбәрдә.