Татар мәдәниятенең онлайн-фестивале Түбән Тагил башлыгы премиясенә лаек булды
(Казан, 25 март, «Татар-информ»).Татар мәдәниятенең онлайн-фестивале Түбән Тагил башлыгы премиясенә лаек булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Быел шәһәр башлыгы премиясенә Милли мәдәният сараеның ике проекты дәгъва итте. Аларның берсе - «Эстет» мода театрының «Сарай каникуллары» һәм икенчесе - «Ялкын» үзешчән сәнгать коллективы оештырган «Дуслар» татар мәдәнияте онлайн-фестивале. Проектлар онлайн-форматта оештырылды. Тантанада шәһәр мэры Владислав Пинаев Милли мәдәният сарае коллективына 30 мең сумлык премия тапшырды.