Татарстанда өлкән яшьтәге ир белән хатын ис газы белән агуланып үлгән
(Казан, 8 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстанда өлкән яшьтәге ир белән хатын ис газы белән агуланып үлгән. ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, бүген 112 бердәм номерына Зәй районы Түбән Биш авылының Үзәк урамында ике кешенең ис газы белән агулануы хакында хәбәр килгән. Нәтиҗәдә, 68 яшьлек ир-ат һәм 67 яшьлек хатын-кызның гомере өзелгән. Урынга Зәй районы прокуроры урынбасары Ирина Якупова юл тоткан. Күзәтү ведомствосы өйдә газ җиһазын файдаланганда иминлек кагыйдәләренең үтәлешен тикшерәчәк. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.