Владимир Путин хатын-кызларны якынлашып килүче 8 Март бәйрәме белән котлады
(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин хатын-кызларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады. «Безнең бүгенге эшебездә катнашкан барлык хатын-кызларны, гомумән, кызларны, барлык хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйсым килә», — диде Путин. РИА Новости хәбәр итүенчә, котлау сүзләрен Путин «Без бергә» бөтенроссия үзара ярдәмләшү акциясендә катнашучылар белән очрашу азагында әйткән. Ул ир-атларның 8 Март көнен бәйрәм итүгә бик теләп кушылачакларын искәртә. «Сезне котлыйм һәм сезгә бары яхшы теләкләр телим», — диде ил Башлыгы һәм очрашуда катнашучыларга чәчәкләр бүләк итте.