Актанышта укучылар арасында бизнес-идеяләр бәйгесе башланды
(Актаныш, 4 март, «Татар-информ», «Актаныш-информ» ). Бүген Актанышта укучылар арасында «Мин булачак эшмәкәр» дигән бизнес-идеяләр бәйгесе башланды. Ул яшьләрне эшмәкәрлеккә үстерүдә ярдәм итү йөзеннән оештырылды. Жюрига 52дән артык бизнес-идея тәкъдим ителгән. Укучылар аны комиссия алдында яклыйлар. Икенче турга 15 эш сайлап алыначак. Ун җиңүче билгеләнәчәк. «Бизнес-идеяләр арасында шул кадәр кызыклы, районга файда китерерлек идеяләр дә бар. Без бу кадәр эш килер дип уйламаган идек. Укучыларның шул кадәр актив булуларына сөендек», — ди Татарстан Эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү фондының Актаныш районындагы вәкиле Алмаз Нурлыев. Гран-прига ия булучы проект авторына 100 мең сум күләмендә премия биреләчәк. Беренче өч урынга ия булган бизнес-идеягә 75, 50, 40 мең сум каралган. Биш кешегә кызыксындыру бүләге булачак.