Татарстанда 4 мартта буран һәм көчле җил көтелә
(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 4 мартта, Татарстан территориясендә һава шартлары начарлануы көтелә. Иртән һәм көндез буран сәбәпле, күз күреме 500-1000 метрга һәм аннан да азракка начараюы ихтимал. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. Төнлә һава температурасы -9…-4 градус, көндез -6…-1 градус тәшкил итәчәк. Шулай ук Татарстанда яшәүчеләрне юлларда бозлавык хасил булырга мөмкинлеге турында кисәттеләр.