Армия хезмәтен россиялеләрнең пенсия стажына кертергә тәкъдим иттеләр
(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Россиядә пенсия стажына чакыру буенча хәрби хезмәт вакытын кертә башларга мөмкиннәр. Тәкъдимне эшләү белән Федерация Советы шөгыльләнә. Федерация Советының социаль комитет башлыгы урынбасары Елена Бибиковага сылтама белән бу хакта «Известия» хәбәр итә. Шулай ук Бибикова киләсе айдан Россиядә социаль пенсияләрнең 2,6 процентка индексацияләячәген искәртте.