Питрәч районында унтугыз ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла
(Питрәч, 27 февраль, «Татар-информ», «Питрәч-информ» , Ләйсән Мифтахова). 2021 елда Питрәч районында өч авыл җирлегендә 19 күпфатирлы йорт ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла. Эшләр «Безнең ишегалды» республика программасы ярдәмендә башкарылачак. Программага кергән төп эшләрдән тыш, район акчасы хисабына инженерлык челтәрләре - суүткәргеч, канализация дә алмаштырылачак.