Казан урамнарындагы «зебра» һәм «ат»ларны тарихи киемнәргә киендерәчәкләр
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Лиля Шәйхетдинова). Бауман урамында шәһәр халкына һәм кунакларына уртак фотолар ясарга тәкъдим итүче Казан аниматорлары эшендә сизелерлек үзгәрешләр көтелә. Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары вазифаларын башкаручы — башкарма комитетның мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итүенчә, әлеге мәсьәлә Казан шәһәре Думасы Аппараты оештырган түгәрәк өстәл утырышында күтәрелде. Бауман урамындагы «зебра» һәм «атлар» эшчәнлеге күптән түгел аеруча зур резонанс тудырды. Утырышта аларга эш алымнарына кайбер үзгәрешләр тәкъдим ителәчәге, шулай ук киемнәрен Татарстан башкаласы образларына туры килә торган костюмнарга алыштыру турында карар кылынды. «Без аларга кызыклы [туристларга һәм Казан халкына] костюмнарны тәкъдим итәчәкбез. Әмма туган якны өйрәнүчеләрнең һәм җәмәгатьчелекнең моны ничек күрүен әйтүе бик мөһим. Чөнки Казанның үз тарихы бар. Һәм кинәт шәһәрнең төп урамнарының берсендә „Мадагаскар“дан [сәер] Зебраны күрәсең», — дип аңлатты Абзалов «Татар-информ» хәбәрчесенә. Аниматорлар утырышка чакырылган иде, әмма төрле сәбәпләр аркасында әлеге фикер алышуның бер генә «гаеплесе» дә фикер алушага килмәде. Абзалов сүзләренчә, теләге булган һәркем Бауман урамының күңел ачу контентын яхшырту буенча үз идеяләрен һәм тәкъдимнәрен kzn.kult@yandex.ru электрон почта адресына җибәрә ала.