«Тәртип» радиосы тапшыруларын махсус подкастларда тыңлап була
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Тәртип» радиосы тапшырулары белән подкаст системасы булдырылган. «Тапшырулар базасы бик зур, хәтта аларның барысын да эфирда яңгыратып бетереп тә булмый. Шушы кыйммәтләрне халыкка тагын да якынайту өчен, без подкастлар системасын булдырдык», — дип сөйләде «Тәртип» радиосының башкарма продюсеры Айваз Садыйров «Татар-информ» хәбәрчесенә. Айваз Садыйров сүзләренчә, хәзер тапшыруларны җирнең барлык почмакларында теләсә кайсы вакытта тыңларга мөмкин. «Тапшыруларның язмаларын кеше үзенә уңайлы вакытта теләсә кайда, теләсә кайсы җайланмада тыңлый ала. 20гә якын тапшыру „ВКонтакте“дан алып „Apple Подкасты“, „Google Подкасты“га кадәр урнаштырылды, ул кирәкле вакытта кызыксындырган мәгълүматны ачып тыңларга ярдәм итә. Киләчәктә тапшыруларның видеоверсияләрен тәкъдим итәргә ниятлибез», — диде ул. Подкастларны социаль челтәрләрдә, яисә tartip.tatar сайтында тыңларга була. Элегрәк «Тәртип» радиосына яңа гимнның көен Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Эльмир Низамов иҗат итүе турында язган идек .