Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: Радио аркылы вәгазьләрне миллионлаган кеше ишетә
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Радио аркылы вәгазьләрне миллионлаган кеше ишетә ала, ди Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. «Хәзрәтләр вәгазь әйткәндә, тарих сөйләгәндә 2-5 кеше генә тыңлый. Радио аркылы аны миллионлаган кеше ишетә, дип әйтсәм дә дөрес булыр. Без шушы вәгазьләрне сөйләп, ике кешелек савап алсак, бөтен әҗер-савапларын сез аласыз. Чөнки тапшыруларны тыңлап, халкыбыз шулардан дини белем ала», — диде ул «Тәртип» радиосы ребрендингына багышланган чарада. Бүгенге көндә «Тәртип» радиосы тапшыруларының 25 процентка якыны дини темаларга багышланган. Күптән түгел Татарстан Диния нәзарәте белән берлектә «Мәчетләребез тарихы» дип аталган яңа тапшырулар циклы башланды.