Рөстәм Миңнеханов һәм Айнур Тимерханов Болгар академиясенең үсеше турында сөйләште
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Болгар ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Айнур Тимерханов белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Айнур Тимерханов Болгар ислам академиясенең үсеш перспективалары, вузның фәнни-белем бирү һәм рухи-агарту эшчәнлеген камилләштерү мәсьәләләре турында сөйләште, диелә Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәрендә.
Алар Рөстәм Миңнехановның Татарстан Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында агымдагы елда һәм аннан соңгы елларда булачак чаралар, шул исәптән Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга (2022 елда) әзерлек һәм аны оештыру мәсьәләләре, башка вакыйгалар турында фикер алышты.
Филология фәннәре докторы, ТР Фәннәр Академиясе мөхбир әгъзасы Айнур Тимерханов 2021 елның 15 гыйнварында академияне гамәлгә куючылар советы утырышы нәтиҗәләре буенча (элек ул фәнни эшчәнлек буенча проректор вазифасында иде) югары уку йорты ректоры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде.