Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек башланды
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек турында фикер алышты.
ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, агымдагы елда һәм аннан соңгы елларда булачак чаралар, шул исәптән Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга (2022 елда) әзерлек һәм аны оештыру мәсьәләләре турында фикер алышынды.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Болгар ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Айнур Тимерханов белән Болгар ислам академиясенең үсеш перспективалары турында сөйләште. Вузның фәнни-белем бирү, рухи-агарту эшчәнлеген камилләштерү мәсьәләләре каралды.