Мөслимдә Фәрит Корбанов истәлегенә көрәш бәйгесе була
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). 20 февральдә Мөслимдә IV Республика татарча милли көрәш бәйгесе була. Бәйге танылган көрәшче һәм хөкемдар Фәрит Корбанов истәлегенә багышлана. Оештыручылар хәбәр итүенчә, бәйге сәгать унда Мөслим бистәсенең «Яшьлек» универсаль спорт комплексында башлана. Бәйгегә мөслимлеләр, якташлар, район кунаклары чакырыла, диелә хәбәрдә.