Татар чыгышлы мәшһүр актер Камил Тукаев 60 яшьлек юбилеен уздырган
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиянең атказанган артисты, татар чыгышлы танылган актер Камил Тукаевның 60 яшьлек юбилеенда Буа театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев катнашкан. Раил Садриев Камил Тукаевның «Алтын битлек» театр премиясенә ия булган бик күренекле артист булуын ассызыклады. «Күренекле артист Камил Тукаевның туган көненә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай аэропортыннан очтым. Тукаев фамилиясенең татарда сирәк очрый һәм аны йөртүчеләр мәшһүр кешеләр, дип әйттем юбилей кичәсендә», — диде ул. Камил Тукаев чыгышы белән Татарстанның Менделеевски районыннан. Ул Воронеж камера театрында эшли. Актерга 60 яшь.