Татарстанда салкын һава торышы саклана
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 3 декабрьдә, Татарстанда уртача салкын һава торышы булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Республикада аязучан-болытлы һава булачак. Явым-төшем ихтималы аз. Җил көньяктан исәчәк дип фаразлана. Юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин. Төбәктә урыны белән томан төшәчәк. Төнлә һава температурасы -11…-16 градус, ә аязганда -18…-23 градус булачак. Көндез терекөмеш баганасы -9…-14 градус күрсәтәчәк.