«Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы киләсе сезонга кадәр ябылды
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы киләсе җәйге сезонга кадәр ябылды. Биредә соңгы 7 айда 80 меңнән артык кеше булган. Бу турыда Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Быел коронавирус пандемиясе аркасында мәйданчык гадәттәгедән бераз соңрак ачылды. Мәйданчык 27 майдан 30 ноябрьгә кадәр эшләде. 32 метр биеклектән шәһәрнең панорамалы күренешләре белән танышып була иде.
Бу җәйдә күзәтү мәйданчыгында истәлекле урыннарны җентекләп карау өчен бинокль куелган, йога һәм медитация буенча иртәнге дәресләр үткәрелде, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Касә түбәсендә күчмә радиостанция оештырылды, диелә хәбәрдә.