Казансу яр буенда «Кремль уты» фестиваленә керү быел беренче тапкыр бушлай булачак
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Денис Низаметдинов). Кремль яр буенда узачак фестивальгә керү быел беренче тапкыр бушлай булачак. Яңа ел шәһәрчеге территориясе 12 декабрьдә ачыла. Бу хакта Кремль яр буе үзәге рәсми сайтында хәбәр ителә. «Быел безнең концепция бераз үзгәрде: быел нәкъ менә гомуми территориягә керү бушлай булачак, әмма түләүле урыннар да була, әйтик, Кыш Бабай йортына һәм башка җирләргә», - дип аңлаттылар Кремль яр буеның белешмә үзәгендә. Сайтта хәбәр ителгәнчә, быел фестиваль ретрошәһәрчек стилендәге декорацияләр белән бизәләчәк. Территория берничә тематик киңлеккә бүленәчәк.