Владимир Путин Төркиядә җир тетрәүдән зыян күрүчеләрнең кайгысын уртаклашты
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Төркиянең Измир провинциясендә көчле җир тетрәү сәбәпле, Россия Президенты Владимир Путин Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганга кайгы уртаклашу телеграммасы юллады. Бу хакта Кремль сайтына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Хөрмәтле президент әфәнде, Измир шәһәрендә көчле җир тетрәү сәбәпле, кешеләр үлеме һәм биналар җимерелү белән бәйле кайгы уртаклашу белдерәм», — диелгән телеграммада. Владимир Путин һәлак булганнарның туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерүне сорады һәм бәла-каза нәтиҗәсендә зыян күрүчеләрнең барысына да тизрәк савыгуларын теләде. Моңа кадәр «Татар-информ» Төркиядә җир тетрәү сәбәпле, мөфти Равил Гайнетдин кайгы уртаклашты, дип хәбәр итте.