Коръәннең мәгънәви тәрҗемәсе Иваново татарларына тәкъдим ителде
(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Иваново шәһәрендә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте әзерләп бастырган «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» хезмәтен тәкъдим итү чарасы узды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Китапларны тантаналы рәвештә җирле Диния Нәзарәте рәисе, татарларның милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит хәзрәт Ляпинга тапшыру һәм аны милләттәшләргә тәкъдим итү өчен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ивановога рәсми эш сәфәре белән килде.
Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Фәрит Ляпин Камил Сәмигуллинга Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләре өчен рәхмәтен белдерде.
Ивановода тәкъдим ителгән татар басмасы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин йөкләмәсе буенча республикада игълан ителгән Туган тел елы кысаларында, татарлар күпләп яшәгән Россия төбәкләрендә бушлай тарату өчен, максатлы тираж белән бастырылды. Тиражның гомуми күләмен 40 000 данә тәшкил итә. Аларның бер өлеше Башкортстан Республикасы, Мәскәү һәм Ленинград өлкәсенә җибәрелеп өлегерде, шулай ук быел август аенда Казанда узган Милләт җыены делегатларына да тапшырылды.