Татарстан Covid-19 аркасында җанатарларның трибуналарга керүен чикләргә җыенмый
(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). Татарстан Сovid-19 аркасында трибуналарга җанатарларның керүен чикләргә җыенмый. Бу хакта «Татар-информ»га республиканың спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов сөйләде. «Без республика оператив штабы белән эшлибез. Әлегә чараларны гамәлдән чыгару яки тамашачыларның профессиональ командалар матчларына керүен чикләү буенча нинди дә булса йөкләмәләр бирелмәде», - дип хәбәр итте ул. Элегрәк гаммәви мәгълүмат чаралары Мәскәү өлкәсендә 7 ноябрьгә кадәр җанатарларның спорт матчларына йөрүләрен тыю гамәлдә булачагын хәбәр иткән иде.