Әлки районында тагын бер модульле кибет булачак
(Әлки, 20 сентябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре» ). Югары Әлки авылында блок-модуль кибете төзелеше төгәлләнеп килә. Төзелеш эшләренең төп өлеше инде башкарылган. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Тимур Билялов сүзләренә сылтама белән район басмасы хәбәр итә. Эчке бизәкләү эшләрен тәмамларга, җиһазлар урнаштырырга, коммуникацияләрне тоташтырырга һәм тирә-юньне төзекләндерергә генә кала. Блок-модуль кибетләре бөтен Татарстан буенча «Авыл кибетләре» республика программасы ярдәме белән ачыла. Безнең районда мондый азык-төлек кибетләре Базарлы Матак һәм Яңа Салман авылларында эшли.