Актаныш делегациясе солдатларны татар халык ашлары белән сыйлады
(Актаныш, 20 сентябрь, «Татар-информ», «Актаныш таңнары» , Рузилә Хәсәнова). Бүген Актаныш районның махсус делегациясе Башкортстан Республикасының Алкино-2 бистәсендә Идел буе үзәк хәрби округының 12нче гвардия, инженер — сапер бригадасына «Татар халык ашлары көне» уздыру максатыннан килде. Биредә Актаныштан 16 егет хезмәт итә. Актанышлылар солдатларны татар халык ашлары белән сыйлады. Моңлы җырларын бүләк итте.